«ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКА ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ФИНАЛ ЭТАБЫ СТАРТ АЛДЫ
«Татмедиа» бинасында Республикалүләм «Ялкын» мәктәп медиалары патриотик фестиваленең финал этабы башланып китте. Биредә төрле район-шәһәрләрдән 20 мәктәп җыелды. Чара Татарстан мәктәпләрендә эшләп килүче медиа-командаларны бер мәйданчыкта җыйды.
Фестиваль мәктәп журналистикасын үстерүгә, укучыларның иҗади башлангычларын хуплауга һәм яшүсмерләр арасында патриотик кыйммәтләрне ныгытуга юнәлтелгән. Анда катнашырга республика мәгариф оешмаларының мәктәп газеталары һәм журналлары, радио һәм телевидение студияләре, SMM-проектлар һәм башка медиа-командалар чакырылган.
«Татмедиа» бинасында республиканың 15 районыннан 100 укучы җыелды. Алар 20 медиа-команданы тәкъдим итә.
Фестивальне ачу тантанасы узды. Шулай ук укучыларны белем бирү интенсивы көтә. Чара ахырында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 июня 2026 - 10:22
КАЗАННЫҢ 8 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫСЫ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ ҖЫЕЛАЧАК
-
22 июня 2026 - 16:47
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА – «ТУГАН БАТЫР» ПРЕМЬЕРАСЫ
-
19 июня 2026 - 16:24
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫН ВЛАДИМИР ДАЛЬ ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАНГАН АКЦИЯДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
18 июня 2026 - 11:42
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН ЭЗТАБАР ОТРЯДЛАРЫНЫҢ ОКРУГ СЛЕТЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
Нет комментариев