Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРЧА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОЯЛМАС ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?

Һәр кешегә таныш хәлдер бу – башыңда матур гына татарча җөмлә туа, ә авыздан… «эээ… ну… короче…» чыгып китә. Аннары син үзеңне татар баласы булып та, татарча сөйләшә белмәгән өчен сүгәсең. Кемдер акцентыннан ояла, кемдер сүзләрне онытудан курка, кемдер «дөрес әйтмәсәм, көлерләр» дип уйлый.

 

1. Башта «идеаль татарчаң»ны онытып тор

Кайберәүләр татарча сөйләшергә теләми түгел, ә «мин бит матур сөйләшә белмим» дип курка. Синең беренче максатың камил сөйләшү түгел, ә сөйләшә башлау. Русча да, инглизчә дә кешеләр башта хаталар белән сөйләшә. Хата – оят түгел, ул телнең «тренажеры».

2. Көнгә бер татарча җөмлә керт

Кисәк кенә «иртәгәдән татарча гына сөйләшәм» дип башласаң, баш миең: «Гафу ит, мин мондый реформага әзер түгел», дип качып китәргә мөмкин. Шуңа күрә аз-азлап башла. Мәсәлән, көн саен бер җөмлә. Аннары ике җөмлә. Аннары өч. Шулай әкренләп татарчага күчеп китәсең.

3. Татарча сөйләшер өчен ышанычлы кеше тап

Үзеңә ышанычлы «тел партнеры» тап. Бу әниең, әбиең, дустың, укытучы яки хәтта интернеттагы таныш кеше дә булырга мөмкин. Иң мөһиме – ул кеше синең хаталарыңнан көлмәсен, ә ярдәм итсен.

4. Сүзләрне онытсаң, татарча-русча микс ярый

Әйе, әйе. Кайберәүләр хәзер: «Юк, телне бозарга ярамый!» – дип каш җыера башлар. Ләкин башта катнаш сөйләм дә ярдәм итә ала. Максат – әкренләп татарча сүзләрне куллануны арттыру. Бүген бер сүзне русча әйтерсең дә, иртәгә аның татарча вариантын эзләп карасың. Мондый очракта электрон сүзлекләр куллану да шәп.

5. Үзең өчен әзер фразалар җый

Кайвакыт без татарча белмибез түгел, ә кирәкле вакытта кирәкле сүзне таба алмыйбыз. Шуңа күрә телефоныңда кечкенә генә «татарча шпаргалка» яса.

6. Татарча контент кара

Тел ул дәреслек кенә түгел. Мем, видео, җыр, подкаст, сторис, комментарий, шаярулар аша да күп нәрсәгә өйрәнеп була. Татарча контент күбрәк карасаң, сүзләр үзләре башыңа керә башлый. Син башта аңлыйсың, аннары кабатлыйсың, аннары куллана башлыйсың.

Татарча җыр тыңла. Татарча блогерлар кара. Татарча субтитрлы видеолар эзлә.

7. Үз акцентыңнан оялма

Акцент ул – синең тарихың. Кемдер Казанча сөйләшә, кемдер авылча, кемдер мишәрчә, кемдер русча акцент белән. Һәм бу нормаль. Татар теленең көче дә шунда: ул төрле яңгырый ала. Акцентың булу – синең татарча сөйләшергә хакың юк дигән сүз түгел.

8. «Кеше көләр»

Иң куркынычы нәрсә? «Көләрләр» дип уйлыйбыз без. Кеше синең татарча сөйләшергә тырышуыңнан көлә икән, бу синең кимчелеген турында сөйләми. Син тырышасың. Син өйрәнәсең. Син үз телеңә таба адым ясыйсың. Ә ул кеше үзе булдыра алмаганга көлеп утыра. Кем монда ныграк оялырга тиеш? Син түгел. Татарчасын әйбәт белеп, русча сөйләшә башлаганнардан да көләләр инде ул. Үсеш киртәләрсез булмый.

9. Татарча сөйләшүне имтихан итеп күрмә

Татарча сөйләшү – сәхнәгә чыгып чыгыш ясау түгел. Ул гади көндәлек әйбер. Реакцияләреңне тел аша белдер, гади генә сүзләр әйтеп куй татарча. Менә шуннан башлана. Син татарча сөйләшкән саен, тел синең өчен чит әйбер булудан туктый.

10. Үзеңне макта

Беренче тапкыр татарча сорау бирдеңме? Афәрин.

Дустыңа татарча хәбәр яздыңмы? Шәп.

Бер сүзне дөрес әйтмәдең, ләкин барыбер дәвам иттеңме? Менә бу инде чын батырлык.

 

Телне өйрәнү кечкенә-кечкенә адымнар белән бара. Бүген бер җөмлә. Иртәгә ике. Бер айдан кечкенә диалог. Бер елдан син инде кемгәдер: «Оялма, сөйләшеп кара», дип киңәш биреп утырырга мөмкинсең. Уңышлар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев