РОСОБРНАДЗОР БДИ ТАПШЫРУ АЛДЫННАН УКУЧЫЛАРНЫ ТИКШЕРҮНЕ ТЫЙДЫ
Рособрнадзор имтиханнар вакытында укучыларны һәм аларның шәхси әйберләрен тентүне тыйды. Бу хакта 2026 елда БДИ үткәрүгә әзерлек буенча методик тәкъдимнәрдә әйтелә. Документ Федераль педагогик үлчәүләр институты сайтында урнаштырылган.
Яңа кагыйдәләр буенча, имтихан үткәрү пунктларында эшләүче оештыручылар һәм тәртип саклау хезмәткәрләре укучыларга да, аларның әйберләренә дә кагыла алмый. Алар бары тик металл эзләгеч ярдәмендә тикшерү үткәрә ала.
Металл эзләгеч телефон, аудио- һәм видеоаппаратура, белешмә материаллар, язма шпаргалкалар, мәгълүмат саклау яки тапшыру җайланмалары кебек тыелган предметларга сигнал бирергә мөмкин.
Методик тәкъдимнәрдә болай диелә: имтиханда катнашучыларны тентү рөхсәт ителми. Әгәр металл эзләгеч сигнал бирә икән, хезмәткәр укучыга сигнал чыккан зонаны әйтә, аны башка укучылар агымыннан читкәрәк алып китә һәм тыелган предметны шәхси әйберләр саклана торган урынга калдырырга яки озата килгән кешегә тапшырырга тәкъдим итә.
Әгәр укучы тыелган предметны тапшырудан баш тартса, аның имтихан үткәрү пунктына кертелмәве турында акт төзелә. Бу очракта укучы әлеге фән буенча БДИны резерв көннәрдә яңадан тапшыра аламы-юкмы икәнен дәүләт имтихан комиссиясе рәисе хәл итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
4 мая 2026 - 09:37
РОСОБРНАДЗОР БДИ ТАПШЫРУ АЛДЫННАН УКУЧЫЛАРНЫ ТИКШЕРҮНЕ ТЫЙДЫ
-
30 апреля 2026 - 10:21
V КАЗАН ЯШЬЛӘР САММИТЫ 40 ИЛДӘН 300 ДЕЛЕГАТНЫ ҖЫЯЧАК
-
29 апреля 2026 - 15:20
МАЙ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ ТАТАРСТАНДА ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛЫР?
-
28 апреля 2026 - 12:15
КАЗАН МАРАФОНЫНА КИЛГӘН 42 МЕҢ ГАРИЗА РЕКОРД КУЙГАН
Нет комментариев