Автор автор яңалыклары
-
МӘҢГЕЛЕК БӘХЕТ
– Ни дисәң дә, вакыт тиз үтә шул... Быел Зөһрәне мәктәпкә түгел, вокзалга озатасы булачак, – дип быел 11 сыйныфны тәмамлаган Зөһрәнең әти-әнисе өстәл алдында сөйләшеп утыралар иде. Бер яктан, алар кызлары өчен бик сөенәләр, аның белән горурланалар – имтиханнарын да шактый югары балларга тапшырды, ә икенче яктан, әлбәттә, һәр ата-ана шикелле, баласын икенче шәһәргә – яңа юлга озату алар өчен бик борчулы булды. -
ЯЗ ЧӘЧӘГЕ – УМЫРЗАЯ
Тәрәзә аша кергән кояш нурларына карап сокланып торам. Яз килде. Язның беренче атналарында кыш белән яз көрәшә башлады, кемгә калырга? Хәзер инде көннәрне җылытты, өй түбәләреннән тамчылар тама башлады. Кара каргалар кайтып, тирә-якка хуҗа булырга да өлгерделәр. Тиздән башка кошлар да кайтып җитәрләр, табигать уяныр. -
БАЛЫК БИСТӘСЕ ЕГЕТЕ ИСЛАМ – ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА УЗДЫРЫЛГАН БАДМИНТОН ЯРЫШЫНДА БЕРЕНЧЕ!
Күптән түгел Екатеринбург һәм Уфа шәһәрләрендә яшүсмерләр арасында Россия күләмендә бадминтон ярышлары булып узды. Екатеринбургта үткәрелгән ярышта – 16 төбәктән 336 спортчы, ә Уфадагысында 11 төбәктән 222 бадминтончы катнашты. -
ALMET MUSIC LAB ИҖАДИ-ОТЧЁТ КОНЦЕРТЫНА ЧАКЫРА
19 мартта «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә (Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 69А йорт) Almet Music Lab музыкаль лабораториясенең отчет концерты узачак. -
ЧӘЧӘК АТТЫ АБАГА! (ФЕЛЬЕТОН)
– Гафу итегез, бу 66 нчы офисмы? – Узыгыз, рәхим итегез, керегез, үзегезне өйдә кебек хис итегез! -
ИНЕШЛӘРНЕҢ БАШЫ ЧИШМӘ БУЛЫР, ЯХШЫЛЫКНЫҢ АСЫЛЫ – ТУГРЫЛЫК
Тугрылык... Кеше өчен бу сыйфат-иң мөһим уңай билгедер, мөгаен. Һәр кеше янында тугры дус булуын тели, һәр кеше янында хыянәт итмәс якын кеше булуын ярата. Тугры кешеләр беркайчан да сатмас, аларга ышанырга була... -
РОССТАНДАРТ ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДАДА КАТНАШУ ӨЧЕН ҖЫЕЛМА КОМАНДА ТУПЛЫЙ
2022 елның август аенда Көньяк Кореяда мәктәп укучылары арасында стандартлаштыру буенча Халыкара Олимпиада узачак. Россия мондый дәрәҗәдәге олимпиадада тәүге тапкыр катнашачак. -
АЛАНДА ТӨН
Түм-түгәрәк ай үзенең үтә сизгер нурлары белән аланны күзәтә. Алан зур булмаса да, бик күркәм, түм- түгәрәк иде. Әйтерсең, аны алдан уйлап, тирә-якка агачларны түгәрәк ясарлык итеп утыртканнар. Әлеге аланда көн дими, төн дими чәчәкләр һуш исләрен бөрки, кошлар да үзләренең күңелләрендәге иң моңлы җырларын сузалар. Шунлыктан, бу аланга яшь йөрәкләр еш йөри. Биредә алар мәхәббәтләрен аңлаталар, вәгъдәләр бирешәләр. -
САГЫНАМЫН СИНЕ, ӘНИЕМ!
Мин дә, бәхетле бала булып, әни кочагында үскән көннәремне еш исемә төшерәм. Ләкин искә төшерергә генә калды шул... Әнием иде күптән юк. Якты, кояшлы бер көнне мәңге кайтмый торган җиргә китте... Йөрәктә яра, күңелдә әрнү, күзләрдә яшь булып кына калды. -
ИҢ ЯКЫННАРЫБЫЗГА 8 МАРТКА ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ТӘБРИКЛӘҮЛӘР
Ел фасылының иң матур чоры – яз! Моның белән килешми мөмкин түгел. Чөнки нәкъ менә бу вакытта табигать уяна, күңелдә яңа хисләр туа. Шуңа өстәп, язын иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе билгеләп үтелә. Сүз, әлбәттә, 8 март бәйрәме турында! -
«ЯЛКЫН» ПРИЗЛАРЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЫ УЗА (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бүген 2006-2007 елда туган үсмерләр арасында Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда көрәш буенча Татарстан беренчелеге башланды. Ярышларның җидүчеләре иртәгә, 5 март көнне ачыкланачак. Әлеге турнирның төп үзенчәлеге шунда: ул тәүге тапкыр «Ялкын» журналы исеме астында уздырыла. -
«ТАМГА» СЫННАРЫН ТАПШЫРУ ТАНТАНАСЫ: ФОТОРЕПОРТАЖ
Бездә яхшы хәбәр: интернетта татар телендә алып барыла торган иң яхшы проектлар өчен «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Тамга» премиясе тапшырылды. «Тамга» сыннарын тапшыру тантанасы Милли китапханәнең «Моң» театраль мәйданында узды. Җиңүчеләрне өч номинациядә бүләкләнде. -
БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ КЫЙССАСЫ
Мин Инсаф белән инде күптән аралашам. Ул үзе тырыш, ягымлы егет. Мәктәптә барлык кызлар да диярлек аны ошатып йөриләр. Ләкин ул аларга артык игътибар итми, чөнки үзенең ошатып йөргән кызы бар. Аның исеме Мәрьям. Ул – кызлар арасында идеал. Аның күзләре зәңгәрсу төстә, тавышы нәзек генә, йөзе белән калганнардан аерылып тора, ниндидер сөйкемле сөяге бар аның. Мин шуңа да Инсафның Мәрьямне ошатып йөрүенә гаҗәпләнмим. -
ТАТАРСТАННЫҢ КӨНЬЯК-КӨНЧЫГЫШЫНДА «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ЗОНА ЭТАПЛАРЫ БАШЛАНДЫ
Әлмәттә «Созвездие-Йолдызлык» XXII ачык республика телевизион яшьләр эстрада фестиваленең беренче зона этабы гала-концерт белән тәмамланды. Анда алты муниципаль районнан 1 200 яшь талант иясе катнашты. Өч көн эчендә компетентлы жюри тарафыннан 269 номер карап тикшерелде. Беренче, икенче һәм өченче урыннар алучылар суперфиналга чакыру алды. -
ИММУНИТЕТНЫ НЫГЫТАБЫЗ: 3 ТАБИБТАН КИҢӘШ
Күптән түгел генә коронавирус белән күбесенчә өлкән буын кешеләре авырса, хәзер инде коронавирусының яңа «омикрон» штаммы ике яшьтән биш яшькә кадәрге балалар өчен аеруча куркыныч, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның Үзәк фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Александр Горелов.