Алинә МИННЕВӘЛИЕВА автор яңалыклары
-
УҢЫШНЫ ҮЗЕҢӘ ТАРТЫП КИТЕРЕР ӨЧЕН НИНДИ СЫЙФАТЛАРГА ИЯ БУЛЫРГА КИРӘК?
Матур сүзләрне кем дә сөйли ала ул! Ә син сүзләреңне эш белән дәлилләп кара! Шул чакта күп кешенең көймәсе комга терәлә дә инде. Шуңа да кеше шәхесен кылган гамәлләре белән билгелиләр. Югары нәтиҗәләргә ирешә торган кешеләрне башкалардан аерып тора торган билгеле бер сыйфатлар исемлеге бар. Аларга ия булсаң, уңышка ирешәчәгеңне көт тә тор! -
НИЧЕК ТРАЙ ТИБҮДӘН ТУКТАРГА ҺӘМ ВАКЫТНЫ ФАЙДАЛЫ ИТЕП УЗДЫРЫРГА?
Вузларның дистанцион укуга күчүләре, укучыларның каникулга иртәрәк чыгуы кемнедер “колея”дан чыгарырга да мөмкин. Кем әйтмешли, буш вакыт арту ялкауланырга, мәгънәсез эшләр белән шөгыльләнергә этәрә. Ти-и-и-и-и-и-ик, эшләгәннәрең нәтиҗәле булсын, дисәң, вакытны файдалы итеп уздыра белергә кирәк. Моның өчен берничә кагыйдәне генә истә тоту мөһим. -
ДИСТАНЦИОН УКУ: СТУДЕНТЛАР ГЫНА ТҮГЕЛ, УКУЧЫЛАР ДА КАЧЫП КОТЫЛА АЛМЫЙ!
Татарстанда, башка төбәкләрдән аермалы буларак, каникулга 19 марттан ук чыксалар да, дәресләрне әле беркем дә бетермәгән. Ник дигәндә, 19-21 март аралыгында республикада дәресләр дистанцион формада уза. Аларда алдан үтелгән материалны кабатлаячаклар, күнекмә дәресләр уздырачаклар. Язгы каникуллар исә 31нче мартка кадәр дәвам итәчәк. -
ВУЗЛАР – КАРАНТИНДА: СТУДЕНТЛАРНЫҢ ПЛАННАРЫ НИНДИ?
Әле кышкы сессияләре тәмамланырга өлгермәде, студентларга тагын бер “каникул” тәтеде. Коронавирус аркасындагы карантин Татарстан вузларына да кагылды. Күп кенә югары уку йортларында бу карантин 1нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. КИТТУ-КХТИ, КИТТУ-КАИ, КДЭУ, КДАТУ инде мондый режимга рәсми рәвештә күчте. -
70 КЕШЕГӘ – 7 МИЛЛИОН ЯКИ ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕ ГРАНТЛАРГА ИЯ БУЛДЫ
Син социаль яктан әһәмиятле булган проектны тормышка ашырырга телисең. Тик моңа финанс як киртә булып торамы? Быел республикадагы 1455 яшь кешенең дә мондый теләге булган. Һәм алар, бернидән дә куркып тормыйча, “Ятып калганчы, атып кал” мәкаленә нигезләнеп, физик затлар өчен I Республика грантлар конкурсына гаризаларын тапшырган. -
БДИ-2020: ФИНИШ СЫЗЫГЫНА ЯКЫНЛАШАБЫЗ!
Март ае күпләр өчен яз килүне искәртсә, 9нчы һәм 11нче сыйныф укучыларына урак өсте башлануын хәбәр итә. Шулай булмый ни: имтиханнарга, чыннан да, күп калмый бит инде. Быел ТДИның (Төп дәүләт имтиханы – ОГЭ) төп этабы 22 майдан башланачак, ә БДИныкы – 25 майдан. -
«МӘДӘНИ КОД» ТАТАРСТАНДА УЗАЧАК
«Мәдәни код» урам сәнгате халыкара фестивале Россиянең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, узачак. Җиңүчеләрне 3нче мартка кадәр онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләделәр. -
ПРЕЗИДЕНТ МӘКТӘП АШХАНӘСЕНДӘ КӘТЛИТ ҺӘМ ӨЧПОЧМАКТАН АВЫЗ ИТТЕ
Ашказаныңа туклыклы, файдалы ризык кермәсә, укуга да теләк калмый. Ә, димәк, мәктәп укучыларын кайнар, сыйфатлы ризык белән тәэмин итү дә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. Җитмәсә, тиздән 1-4 сыйныф укучылары мәктәптә бушлай ашаячак. Димәк, контроль һәм сыйфат дәрәҗәсе тагын да артырга тиеш. -
«СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК»НЫҢ ҮЗ ЙОРТЫНДА НИЛӘР БУЛАЧАК?
“Созвездие-Йолдызлык” хәрәкәте катнашучыларының яңа өе – арт-резиденциясе булачак. Ул – Алафузов театры бинасы. Хәзерге вакытта биредә төзекләндерү эшләре бара. -
“МИКУЛАЙ” – КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
Быелгы театр сезоны Кариев театры өчен премьераларга бай булды. Чираттагысы – Мансур Гыйләҗевның “Микулай” дип исемләнгән әсәре буенча куелган монодрама. Аны театрның баш режиссеры Ренат Әюпов сәхнәләштергән. -
ЮХИДИ: ҖӘЯҮЛЕГӘ ФОНАРЬ НӘРСӘГӘ?
Җәяүлеләрнең гомерен ничек саклап калырга? Бу сорауга ачык кына җавап биреп буламы? Баксаң, үз тормышыңа җаваплы карасаң, иминлек кагыйдәләрен сакласаң, барысы да яхшы булачак бит. Хәер, машина йөртүчеләргә дә игътибарлырак булу мөһим. Ә ерактан ук үзеңне, җәяүле кешене, таныта торган деталь тагып куйсаң, гомерең тагын да күбрәк сакланып калачак дигән сүз. -
УКУЧЫЛАРНЫҢ СӘЛАМӘТЛЕГЕ НАЧАРАЯ
10 ел эчендә Казан мәктәпләре укучылары арасында авырулар саны 40 процентка арткан. Былтыр профилактик күзәтүләр вакытында 247 000 укучыны тикшергән булганнар. -
ИЛДАР ГАЙНУЛЛИН – INNOPOLIS OPEN ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕСЕ!
Илдар Гайнуллин, Н.И. Лобачевский исемендәге лицей укучысы, информатика буенча Innopolis Open халыкара олимпиадасында абсолют җиңүче булган. Ул мөмкин булган 500 баллдан 500не туплаган. -
«СӘЛӘТ»НЕҢ ҖӘЙГЕ ӨЕНДӘ - КАПИТАЛЬ РЕМОНТ!
«Сәләт» яшьләр оешмасының «Сәләт-Тел», «Сәләт-Раушан» аланнарына барган һәркем «Звездный» лагерен яхшы белә. Быел андагы корпусларны төзекләндерәчәкләр, актлар залы, воркаут өчен мәйданчык та өр-яңа булачак. -
КАЗАНДА ЯҢА СКЕЙТ-ПАРК: КЕМГӘ? КАЙЧАН? КАЙДА?
Казанның “Миллениум” күпере астында скейт-парк төзелә. Яшьләр өчен булган әлеге мәйданчыкны быелның 27 июнендә ачарга җыеналар. Киләчәктә ачык һавадагы скейт-парк янында “URAM” яшьләр үзәге дә пәйда булачак. Ул урам берләшмәләренә юнәлтеләчәк.