Логотип Идель
Бу – тема!

ДИСТАНЦИОН УКУ: СТУДЕНТЛАР ГЫНА ТҮГЕЛ, УКУЧЫЛАР ДА КАЧЫП КОТЫЛА АЛМЫЙ!

Татарстанда, башка төбәкләрдән аермалы буларак, каникулга 19 марттан ук чыксалар да, дәресләрне әле беркем дә бетермәгән. Ник дигәндә, 19-21 март аралыгында республикада дәресләр дистанцион формада уза. Аларда алдан үтелгән материалны кабатлаячаклар, күнекмә дәресләр уздырачаклар. Язгы каникуллар исә 31нче мартка кадәр дәвам итәчәк.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы каникулларны 23 марттан 1нче апрельгә кадәр оештырырга тәкъдим итте. “Бүгенге вәзгыятькә караганда, республиканың муниципаль районнары моңа төрлечә карый. Ләкин шунысы төгәл билгеле: 19 марттан мәктәпләр йә каникуллар алды режимында эшли (бу вакытта баланы әти-әниләр гаризасы буенча алып китәләр), йә дистанцион укуга күчәләр, йә муниципаль районнар, вакытны күчереп, мәктәпләрдә бүгеннән каникул башлана, – дип ассызыклый Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

Каникул вакытында укучылар ял гына итеп ятмаячак, ә укыячак та. Моның өчен вузлар белән дә сөйләшүләр узган. Бүген дистанцион уку формасы рөхсәт ителгән. Бу сәгатьләр үткәрелгән дәрес кебек саналачак.

Хәзерге вакытта Татарстанның 500 мәктәбендә “Ачык мәктәп” платформасы урнаштырылган. Ул дистанцион укуны алып барырга ярдәм итә. Ялларга кадәр аны башка мәктәпләрдә дә урнаштырырга җыеналар.

Шунысы да бар: 19-21 март аралыгында балаларын өйдә калдыру мөмкинлеге булмаган гаиләләр өчен мәктәпләр гадәти режимда эшләячәк. Алга таба исә вәзгыять нинди булуына карап, уку дистанцион режимда дәвам ителергә мөмкин.

Коронавирус белән бәйле вәзгыять аркасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрдә дистанцион уку программасы мәсьәләсен хәл итәргә кушты. Бүген ул, Казанның 131нче лицеенда булып, республикада дистанцион укуга күчү әзерлеген тикшерде.

Президент геометрия һәм инглиз теле дәресләрендә булды. Аның фикеренчә, белем алуның яңа форматына күчү уку сыйфатына киртә булырга тиеш түгел. Шулай итеп, 1нче апрельгә кадәр Мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге системаны эшләп бетерергә тиеш.

Бүген Татарстан мәктәпләрендә “Яндекс” һәм “Сбербанк” онлайн-платформаларында укыту системасына тикшерә башладылар. Мондый укыту форматы 100гә якын бала өчен онлайн-дәресләр уздыру мөмкинлеген бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев