Логотип Идель
Ашыйбызмы?

КӘЕФ КҮТӘРЕНКЕЛЕГЕ ӨЧЕН НӘРСӘ АШАРГА?

Язмада көн дәвамында күтәренке кәефне һәм энергияне югалтмас өчен ашарга кирәк булган ризыкларны санадык. Аларны үз рационыңа ешрак кертсәң, стрессның ни икәнен белмәссең!

Яшел чәй

Ул чыдамлыкны арттыра, хәтерне яхшырта һәм хәтта авырлыкны киметүдә дә булышачак. Чөнки яшел чәйдә антиоксидантлар күп. Шулай ук бу эчемлектә кофеин да бар, ул күңелеңне күтәреп, дәртләндереп җибәрәчәк. Ясминле яшел чәй язын бигрәк тә тәмле һәм җиңел эчеләчәк.

Кефир

Хәзерге тикшеренүләр күрсәткәнчә, эчәк микрофлорасы кәефкә нык тәэсир итә. Әгәр дә ашкайнату системасы сәламәт булса, көч тә, активлык та булачак. Кефир пробиотикларга бай, шуңа күрә ул ашкайнату системасына булыша.

Чикләвек

Миндаль, фисташка, урман һәм кедр чикләвекләре күп витаминларга бай. Иң әйбәте аларны чи килеш, кыздырмыйча, ашау. Бу чикләвекләр баш мие эшчәнлегенә яхшы тәэсир итә, нерв системасын һәм иммунитетны ныгыта. Болай гына ашый алмасаң, балда болгатылганнарын кулланырга мөмкин. Сатуда да җиңел табырга була.

Шоколад

Шоколад – бәхет гормоны амбассадоры. Башны да эшләтә, бәхетле дә итә. Тик аның өчен бер кап шоколад ук ашап бетерү кирәк булмас. Яисә шикәрле шоколадны составына бал белән какао гына кушылганы белән алыштырырга мөмкин. Аның зыяны булмаячак.

Банан

Банан – В витаминнары оясы! Юкка гына спортсменнар тренировкалардан соң банан белән тукланмыйлар. Банан организмның энергияле булуы, эшчәнлеге өчен җавап бирә. Шулай ук бу сары җиләк-җимештә бәхет гормоны тәшкил итә. Рәхәтләнеп ашагыз!

Рәсем: «Freepik.com»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев