Логотип Идель
Белми калма

ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?

Әлмәт татар драма театры 80 еллык юбилей чарасына әзерләнә. Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева һәм артистлар әлеге чарага әзерлек һәм тамашачыны ниләр көтүе турында сөйләде.

Театрның директоры Фәридә Исмәгыйлева әйтүенчә, юбилей тантанасы 31 октябрьдә узачак. Узган ел тамашачылар залы яңартылган, бинага да игътибар бирелгән. Кунаклар еллар буе театр пространствосы ничек үзгәрүе турында кызыклы моментларны беләчәк. Театр турында фильм төшерелелгән һәм китап та чыккан. Юбилей чарасының сценарий авторы – театр артисты Резеда Хәертдинова, режиссер – Татарстанның атказанган артисты.

Бәйрәм чарасында театрның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге күрсәтеләчәк. Артистлар тамашачыны фойедан ук каршы алачак.

 «Бу өч өлеш киләчәк буын күзлегеннән бирелә. Тарих чорлап күрсәтеләчәк, төп геройны Резеданың улы 10 яшьлек Ризван уйный, тарих аның тавышы белән сөйләнә. Тамашачы, беренче чиратта, матурлык күрергә тиеш, монда тарих белән танышу мөһим. Бик сирәк кеше театр тарихы турындагы китап белән танышыр, ә без аны сәхнәдән күрсәтәбез», – дип сөйләде Динар Хөснетдинов.

Әлеге кичәнең шигаре – «Театр – мәңгелек», бу 80нең 8 санын яткырып куйсаң, чиксезлек билгесе килеп чыгуга бәйле. Димәк, театр яшәгән, яши һәм яшәячәк!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев