КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫНДА ЯҢА СПЕКТАКЛЬЛӘР
2025 елның 10 апрелендə Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Ватанны саклаучылар көненə һəм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган проектлар темасына матбугат конференциясе узды. Алар нəрсə əзерли һәм яңа сезонда нинди спектакльлəр булачагын бергәләп ачыклыйк.
«Ватанны саклаучылар көненə проектлар инде узган елдан бирле əзерлəнə. ТР язучылары əсəрлəре буенча режиссерлык эшлəре дә алып барыла. Мондыйларның берсе булып фронтчы Геннадий Паушкин тормыш юлы һәм иҗаты буенча «Послушай мои позывные» дигән спектаклен атап китә алам», – дип сүз башлады Казан дəүлəт яшь тамашачы театрының директоры Айгөл Алмас кызы Горнышева.
Узган елда тормышка ашырылган «Мəктəптə яшь тамашачы театры» исемле проект әле һаман үз эшчәнлеген дәвам итә. Әлеге проект 5-9 сыйныфларда үтелә торган əсəрлəр буенча укучылар өчен дəрес форматында уза. Монда театральлəштерелгəн уку каралган, ягъни артистлар рус əдəбиятының классик əсəрлəреннəн өзеклəр тəкъдим итə. «2025 ел – Бөек Җиңү елы булганлыктан, без проектны дəвам итəргə булдык һəм аның икенче өлешен фронтовик язучыларның əсəрлəреннəн өзеклəр белəн башладык. Моның ярдәмендә без мәктәп укучыларында Ватанга карата мәхәббәт һәм горурлык хисе тәрбиялибез», – дип сөйлəде Казан дəүлəт яшь тамашачы театрының оештыручы педагог Ирина Молодцова.
Шулай ук киләчәктә түбәндәге спектакль һәм проектларны карап булачак:
– 17 апрельдə, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Нина и хлебные карточки» спектакле;
– Премьерасы җәйгә планлаштырылган Дмитрий Голубецкий пьесасы буенча «Василиса Премудрая» әкияте;
– Казан Кремле белəн берлектə төзелгəн «Тайны Спасской башни» аудиоспектакле.
Яшь тамашачы театры эшен туктатмый, барлык команда иҗат итүне һəм тамашачыны сөендерүне дəвам итə.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев