Логотип Идель
Белми калма

«ЯЗ ГҮЗӘЛЕ – 2025» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕСЕ БИЛГЕЛЕ

Бүген «Пирамида» концертлар залында Казан Дәүләт энергетика университеты гамәлгә куючы 16нчы «Яз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесенең финалы узды. Әлеге бәйгегә14 төбәктән 360 кыз гариза җибәргән, шулардан 30 кыз финалга сайланып алынды.  

«Яз гүзәле»  матурлык бәйгесе генә түгел, биредә кызлар татар гореф-гадәтләрен, кул эшләрен, милли ашларны, татар әдәбиятын, татар тарихын тирәнтен өйрәнә. Бу өлкәләрдәүз белемнәрен, осталыкларын күрсәтә. Супер финалга 10 кыз чыкты, шуларның берсе генә  «Яз гүзәле – 2025» исеменә лаек булды. Һәм ул – Балтач районы кызы Динә Зарипова.  Аның девизы: «Үз хыялыңа киң адымнар белән атларга кирәк. Шуннан соң җиңү сиңа үзе киләчәк». 

Динә бәйгедә «Иң зыялы кыз номинациясендә дә җиңү яулады». Җиңүчегә калфак белән хәситәне узган елгы «Яз гүзәл» титулы иясе Фәрзәнә Мәхмүтова тапшырды. 

Номинацияләрдә җиңү яулаган финалист кызлар:

Гайнуллина Алия – «Иң ягымлы кыз»

Мамлеева Алия – «Иң өлгер кыз»

Тимербаева Динә – «Иң акыллы кыз»

Сәхәбетдинова Гөлназ – «Иң оста пешерүче»

Харисова Алинә – «Иң сылу кыз»

Рахматуллина Элеонора – «Иң уңган кыз»

Нәҗмиева Ясминә – «Иң сөйкемле кыз»

Садыйкова Эльмира – «Иң тапкыр кыз»

Шәрәфетдинова Ләйлә – «Иң назлы кыз»

Зарипова Динә – «Иң зыялы кыз»

Фото авторы: Айгөл Хаматова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев