Логотип Идель
Белми калма

ҖӘЙ КӨНЕ КАЙДА ЯЛ ИТӘБЕЗ?

Җәй һәм озын яллар якынлаша. Балалар һәм әти-әниләр «Кая барырга, каникулларны ничек уздырырга?» дигән сораулар белән баш вата. Без исә әлеге язмада сезгә вакытны файдалы һәм кызыклы уздыру өчен төрле урыннар турында сөйләрбез.

Саннарга игътибар итсәк, 2025 елда 220 680 баланы сәламәтләндерү планлаштырыла. Җәйге периодка 154 526сы, ягъни 70 проценты туры килә. Финанслар исә 2,5 млрдтан артып китә.

Лагерьлар саны – 119, аларның 4се Кара диңгез яр буенда урнашкан. Бүгенгесе көндә палаткалы лагерьлар да популярлаша бара. Әйтик, 2024 елда 11 меңнән артык бала әлеге ял итү төрен сайлаган.

«Ел саен балалар республикада гына түгел, башка төбәкләрдә дә ял итә. Кара диңгез яр буенда оештырылган лагерьларда, иң беренче чиратта, профильле һәм тематик программаларга игътибар бирәбез. 30 ел эчендә без 250 меңнән артык баланы кабул иттек», – дип сөйли «Черноморец» республика үзәгенең директоры Евгений Геннадьевич.

Республикада 50 мең бала бушлай ял итү мөмкинлегенә ия була ала. Чыгымны Татарстан тулаем үзе каплый. Ташлама авыр хәлдә калган гаиләләргә биреләчәк. Шулай ук әтиләре мобилизациягә эләккән 7 меңнән артык бала да бушлай ял итү мөмкинлегенә ия булачак. Сәламәтлекләре чикле булганнар турында да онытмыячаклар.

Юлламалар бәясе белән дә танышып узыйк:

«Костер»  – 17 000, «Добрый» – 23 000,  «Волга» – 18 000, «Звездный» – 36 600, «Черноморец» – 44 000, «Сәләт Ак барс» – 44 500, «Байтик» – 59 000, «Космос» – 50 000, «Лесная сказка» – 7 700 , «Камский Артек» – 11 000.

«Һәр сменаның үз профиле бар. Ел саен без яңа партнерлар эзлибез. Әйтик, быел бер смена телевидениега багышланачак. Бу эшне «ШАЯН ТВ» белән бергәлектә башкарачакбыз. 8 яшьтән башлап һәр бала биредә ял итә алачак», – ди «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.

Балаларның ялы турында барлык кызыксындырган сорауларны  (8-843) 2072873 телефон номеры буенча шалтыратып, белешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев