Алсу КАСЫЙМОВА автор яңалыклары
-
Дубай шоколады: иң популяр тәм-том турында сөйләшәбез
Социаль челтәрләрдә хәзер Дубай шоколады зур популярлык казанып килә. Бу тәм-томга Казанда ихтыяҗ зурмы? Ул калган шоколадлардан нәрсәсе белән аерыла? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны язмадан белерсез. -
«Хәзер каһвә эчү, аны социаль челтәргә урнаштыру – заманча тренд»: кофе турында 5 факт
1 октябрьдә халыкара каһвә көне билгеләп үтелә. Әлеге йокыдан уята торган эчемлек турында бик күп мифлар бар. Әйтик, кофе эчкән кешенең сөякләре нык булмый, ул зыянлы эчемлек һәм башкалар. Әлеге язмада кофеинлы эчемлек турында күбрәк мәгълүмат белербез, кайбер каһвәханәләр белән танышырбыз һәм психолог фикеренә дә колак салырбыз. -
ХОРАФАТЛАР ФЕНОМЕНЫ: ДИН ҺӘМ ПСИХОЛОГИЯ КҮЗЛЕГЕННӘН
«Аягыңны селтәп утырма – шайтан килә» кебек сүзләрне барыгызның да ишеткәне бардыр инде. Кечкенә чактан ук әйтелеп килгән әлеге юраулар безнең психикага зур йогынты ясый икән. Зур үскәч, әлбәттә, моның бары тик тәрбия чарасы гына булганын аңлыйсың, тик инде башка сеңдерелгән бу мәгълүматтан арыну җиңелләрдән түгел. -
ӘЙДӘ, ФАЙДАЛЫ ГАДӘТЛӘР БУЛДЫРАБЫЗ!
Еш кына газета-журналларда начар гадәтләр турында язмалар басылып чыга. Безнең аларны, һичшиксез, укыганыбыз бар. Әти-әниләрегезнең дә: «Улым/кызым, укып чык әле менә моны, электрон тәмәке зыяны турында язганнар», – дип әйткәннәре бардыр. Әйдәгез, начар гадәтләрне читкә куеп торып, яхшылары турында сөйләшеп алыйк әле. -
«ЙОКМЫЙ ЙОКЫМ»: ЯШЬ ШАГЫЙРӘЛӘР ГАШЫЙКЛЫКНЫ НИЧЕК КИЧЕРӘ?
19 сентябрь көнне «Моң» театр мәйданчыгында иң ихлас, хисле халәтләрнең берсе – гашыйклыкка багышланган шигырь кичәсе узды. Өч шагыйрә бер сәхнәдә тамашачыларга үзләренең шигырьләрен тәкъдим итте. Шагыйрәләрнең үз куллары белән бизелгән сәхнә, үзенчәлекле образлар, монологлар, видеолар берәүне дә битараф калдырмады. -
БЫЕЛГЫ «КРОСС НАЦИИ» КАЙДА УЗАЧАК?
21 сентябрь көнне башкалабызда күпләр көтеп алган «Кросс нации» узачак. Быел ул ике локацияда оештырыла: «Урам» экстрим паркы һәм «Локомотив» стадионында! -
«ИМТИХАН «Ә» ДИГӘНЧЕ КИЛЕП ҖИТӘ!»: 100 БАЛЛ ҖЫЙГАННАР БДИга НИЧЕК ӘЗЕРЛӘНГӘН?
Менә сезгә бер хәбәр: быел БДИны 100 баллга тапшырган яшүсмерләр саны арткан – алар саны 361 булган! Бу – искиткеч яңалык! Ә хәзер шундый үсмерләрнең берничәсе белән танышып, аларның тәҗрибәләре белән танышып алырга киңәш итәм! -
ДИЛИЯР БОРҺАНОВ: «МӘЗӘКЛӘРНЕ КҮБЕСЕНЧӘ ЮЫНУ БҮЛМӘСЕНДӘ ЯЗАМ»
Шаярта белүче, аеруча моны сәхнәгә менеп башкаручы татар яшьләре бүген әллә ни күп түгел. Бармак белән генә санарлык дисәк тә була. Шуларның берсе – «Әйдә ШаяРТ» татар лигасының гран-при иясе, вице-чемпионы Дилияр Борһанов! -
ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ФАЙДАЛЫ ҺӘМ КЫЗЫКЛЫ КОНТЕНТ ТУДЫРУЧЫЛАР КЕМНӘР УЛ?
Татар телен популярлаштыруга өлеш кертүчеләр саны шактый, ләкин шулар арасында яшьләрнең дә күп булуы – аеруча шатландыра. КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар факультетында белем алучы студентлар укудан тыш татар телендә төрле проектлар әзерләү белән шөгыльләнәләр. Әйдәгез, шуларның берничәсе белән танышыйк. -
«БАЛАЛАРЫН ШУЛАЙ КАЙГЫРТУЫ КҮҢЕЛЕМНЕҢ ИҢ НЕЧКӘ КЫЛЛАРЫНА ТИЯ»: ЯЛКЫНЛЫЛАР ӘТИЛӘРЕ ТУРЫНДА СӨЙЛИ
Әтиләр көне турында ишеткәнең бар идеме? Миңа калса, юктыр, чөнки әлеге бәйрәм әле күптән түгел генә барлыкка килде. Ә хәзер бу турыда тулырак! -
АЛИЯ МИНҺАҖИ: «ИКЕ ҖИРДӘ УКЫРГА БЕР ДӘ КИҢӘШ ИТМӘС ИДЕМ!»
Укуны һәм эшне бергә алып барган студентлар саны бүген шактый. Әмма аларга еш кына авырлыклар белән дә очрашырга туры килә. Йә вакыт җитми, йә «янасың». Безнең бүгенге язмабыз герое да барысына җитешергә тырыша – ике җирдә укый, эшли һәм шулай ук аның куңеленә хуш килгән файдалы кызыксынулары да шактый!