КҮҢЕЛЛӘРДӘ МӘҢГЕГӘ САКЛАНА ТОРГАН КӨН
Тарих битләренә күз салсак, бүген, ягъни 27нче гыйнварда, Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бу вакыйгадан соң 81 ел узган. Шуңа карамастан, бу дата безнең йөрәкләрдә мәңге саклана.
Ленинград блокадасы 1941нче елның 8 сентябрендә башлана. Ул барлыгы 872 көн дәвам итә. Бу сан – коточкыч. Камау башланганчы шәһәрдә җитәрлек азык-төлек һәм ягулык булмаган. Зәмһәррир салкыннар һәм азык-төлек җитешмәве нәтиҗәсендә 700 мең диярлек кеше ачлыктан үлә. Кайгы берәүне дә читләтеп узмый. Әти-әниләренең күз алдында уллары һәм кызлары үлә, балалар ятим кала. Күп гаиләләр тулысы белән үлеп бетәләр. Моның турында яшүсмерләр үз көндәлекләрендә язып калдыралар.
Бөек Ватан сугышы чорында Ленинград өчен барган аяусыз бәрелешләрдә күрсәткән батырлыклары өчен, Ленинград фронтының 350 меңнән артык солдаты һәм офицеры орден һәм медальләр белән бүләкләнә.
Батырларча вафат булган гади халык турында онытмасак һәм булганның кадерен белеп яшәсәк иде!
Фотосурәт: «freepic.com»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев