«Салават күпере»нә – 35!
«Татмедиа» бинасында 3 март көнне балалар да, олылар да яратып укый торган «Салават күпере»нең 35 яшьлек юбилеена багышланган бәйрәм конференциясе узды.
Журналга 1989 елда язучы Зиннур Хөснияр нигез сала. Беренче саны исә 1990 елның март аенда дөнья күрә. Әлбәттә, балалар өчен журнал чыгару җиңелләрдән булмый, хупламаучылар, көлүчеләр дә табыла. Аңа карамастан, бүгенге көндә искиткеч зур тиражлы журнал балаларны сөендерә, аларның тугры дусты булып кала.
«Безнең максатыбыз ул – татар телендә сыйфатлы матур контент булдыру», – дип сөйләде «Салават күпере» журналының баш мөхәррире Зилә Зиннур кызы Фәйзуллина(бүгенге көндә декрет ялында). «Салават күпере» дигәч, «СалаваTik»лар турында да әйтми мөмкин түгел. Ул – Ютубта 10 миллионга якын караучылар саны җыйган проект. Эшнең сыйфатлы һәм файдалы булуын нәкъ менә әлеге саннар күрсәтә дә инде. Шулай ук журналдагы «Бәби сүз», «Беләсем килә», «Табигать баласы» һәм башка балалар өчен кызыклы булган сәхифәләр дә уңышлы эшләп килә.
Бәйрәм конференциясендә укытучылар, балалар бакчасы тәрбиячеләре, китапханәчеләр дә бар иде. Кунакларны истәлекле бүләкләр белән куандырдылар һәм аларның ярдәме белән журналның тиражы артуын да ассызыклап уздылар.
«Салават күпере» нәни дусларын төрле бәйгеләр белән дә куандырып тора. Җиңүчеләрне нәкъ менә әлеге көнне тантаналы рәвештә котладылар. Чара «СалаваTik»ларның искиткеч чыгышы һәм бәйрәм тортын кисү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев