ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ «ТОТАЛЬ ДИКТАНТ – 2025» АКЦИЯСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАДЫ
2025 елның 5 апрелендә Татарстанда узган масштаблы «Тоталь диктант» Халыкара акциясенә йомгак ясалды.
2004 елдан бирле ел саен уздырыла торган «Тоталь диктант» – грамоталы язу культурасы мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итүне максат итеп куя һәм барлык теләүчеләргә рус теленнән белемнәрен тикшерү мөмкинлеген тәкъдим итә торган зур проект. Әлеге чара Россия буенча 1134 торак пунктны һәм дөньяның 56 илендәге 107 шәһәрне колачлады. Акциядә быелны рекордлы күләмдәге 1 329 057 кеше катнашты.
2025 елда «Тоталь диктант» үз аудиториясен киңәйтте һәм мәктәп укучыларына юнәлдерелгән «Недиктант.Дети» дигән яңа формат тәкъдим итте. Татарстан Республикасында исә бу проектта 119 мәктәп укучысы катнашкан.
Казан «Тоталь диктант» проектында иң күп катнашучылар булган шәһәрләр өчлегенә керде, бу республика халкының рус теленә карата булган кызыксынуын күрсәтә. Акция офлайн гына түгел, ә онлайн-марафон һәм онлайн-диктант форматында да узды, анда белеменен тикшерергә теләүче 1263 000 нан артык кеше катнашты.
Традицион рәвештә катнашучыларны җәлеп итү үзәкләре булып А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәге, ТР Милли китапханәсе һәм иң күп катнашучыларны (384) үзенә җыйган КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты билгеләнде. Диктант язу өчен мәйданчыклар югары һәм урта профессиональ белем бирү учреждениеләреннән башлап, мәктәп, китапханә, музей, массакүләм мәгълүмат чаралары, кафе һәм сәүдә үзәкләренә кадәр төрле урыннарда оештырылды.
2025 елда диктантны укучылар арасында Татарстан Республикасының, шулай ук Россиянең атказанган һәм халык артистлары, мәдәният һәм белем учреждениеләре җитәкчеләре, танылган теле һәм радиожурналистлар, бизнесменнар, галимнәр, матбугат вәкилләре, җәмгыять һәм дәүләт эшлеклеләре бар иде.
Татарстан Республикасы «Тоталь диктант – 2025» акциясен уздыру эшендә югары дәрәҗәсен күрсәтте. Катнашучылар 25 апрельдән соң үз нәтиҗәләрен белә алачак. Рус теле көненә багышланган чара кысаларында Казан шәһәрендә иң актив мәйданчыкларны, отличниклар, волонтерлар һәм акция партнерларын бүләкләү тантанасы узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев