Логотип Идель
Бу – тема!

ЮХИДИ: ҖӘЯҮЛЕГӘ ФОНАРЬ НӘРСӘГӘ?

Җәяүлеләрнең гомерен ничек саклап калырга? Бу сорауга ачык кына җавап биреп буламы? Баксаң, үз тормышыңа җаваплы карасаң, иминлек кагыйдәләрен сакласаң, барысы да яхшы булачак бит. Хәер, машина йөртүчеләргә дә игътибарлырак булу мөһим. Ә ерактан ук үзеңне, җәяүле кешене, таныта торган деталь тагып куйсаң, гомерең тагын да күбрәк сакланып калачак дигән сүз.

Кызганыч, бу юнәлештә статистика саннары чәчләрне үрә торгыза: 2019 елда республика юлларында җәяүлеләр катнашында 1427 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 130 кеше һәлак булган, 1343 кеше җәрәхәт алган. 75 очракта торак пунктлардан тыш караңгы вакытта юл аркылы чыгучыларның яктылыкны кире кайтара торган элементы булмаган. Бу транспорт һәлакәтләрендә 45 кеше һәлак булган, 31е җәрәхәт алган.

Бу уңайдан, республикада 5-18 март көннәрендә махсус чаралар узачак. Татарстанда караңгы вакытта юл аркылы чыкканда җәяүлеләр арасында фонарьларны куллануны популярлаштырырга җыеналар. Мондый тәкъдим Татарстан Хөкүмәте һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының уртак коллегиясендә тәкъдим ителгән булган. Халыкка аңлату эшләрен Дәүләт автоинспекциясе хемәткәрләре үткәрәчәк.

Юл йөрү кагыйдәләре буенча торак пунклардан тыш юл аркылы чыкканда яки юл кырыеннан барганда, җәяүленең яктылыкны кире кайтара торган элементлары булырга тиеш. Мондый предметларны тагу торак пунктларда җәяүлеләрне бәрдерү ихтималын 65 процентка киметә.
Якын фара уты белән барган вакытта машина йөртүче мондый җәяүлене бары тик 200 метрдан, ә ерак фара уты белән барганда, бары тки 350 метрдан гына күрә ала. Иминлегең үзеңнең кулларыңда икәнне онытма, фонарь да алып йөр, яктылыкны кире кайтара торган элементны да тагып куй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев