Логотип Идель
Белми калма

СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ

2025 елның 12 июнендә Казан дәүләт циркында беренче милли спектакль-фэнтези «Мирас» («Наследие») премьерасы булачак – татар мәдәниятенә цирк сәнгате алымнары һәм заманча технологияләр кулланып, заманча шоу форматында бай татар мирасы турында сөйләнәчәк.

 

Уникальлек. Бу Казан циркының 135 еллык тарихында беренче милли татар тамашасы. Беренче тапкыр бай мәдәният, гореф-гадәтләр, татар эпосы цирк сәнгате кысаларында тәкъдим ителәчәк. «Мирас» Татарстанның «визит карточкасы булачак, тамашачыларга татар халкының бөтен үзенчәлеген - күп гасырлык мәдәниятен һәм татар халкының халык әкиятләре, җырлары, музыкасы, биюләре һәм бәйрәмнәре аша белдерелгән дөньяны тоеп яшәве үзенчәлекләрен күрсәтәчәк. Татар мәдәниятенең барлык символлары, әдәбияты һәм яраткан персонажлары цирк жанрлары аша «Мирас»та чагылыш табачак.

Режиссерлар төркеме. Милли спектакль кую өчен Казан циркы ил буенча мондый шоуларда махсуслашкан иң яхшы режиссерларны һәм рәссамнарны чакырган. Баш режиссер – Евгений Шевцов, баш балетмейстер – Ольга Полтарак, клоунада режиссеры һәм театр номерларын куючы – Россиянең атказанган артисты Андрей Шарнин, рәссам-куючы – Надежда Русс, рәссам-сценограф һәм визуаль эффектлар рәссамы – Анатолий Нежный.

Артистлар. «Мирас» дүрт дустанә циркның иҗади хезмәттәшлегендә төзелгән. Казан циркы артистларыннан һәм балалар циркы мәктәбе укучыларыннан тыш, татар спектакле-фэнтезида чакырылган артистлар да катнаша.

Әйтик, Мәскәүнең Никулин циркыннан ике номер булачак – Марс Олейник җитәкчелегендә «Акробаты на дорожке» һәм Алия Такшантовадан «Дрессированные медведи». Якутия Республикасы Дәүләт циркынаннан Роман Романов җитәкчелегендә «Трио жонглёров» номеры тәкъдим ителә. Ә Белоруссия дәүләт циркы махсус «Мирас» өчен Андрей Астафьев җитәкчелегендә «Наездники на лошадях» номерын булдырачак.

Тамашада тагын Андрей Комаров җитәкчелегендә «Перезвоны» – һава турниклары, Алина Ивачёва һәм Иван Гребенкиннан һавада гимнастларының матур дуэты, Казан балалар циркы мәктәбе укучылары номерлары да көтелә. Дөньдагы бердәнбер уникаль номер – Эмилия Будзилович тарафыннан дрессировкалы бәкәйләрне дә күрәчәк халык.

Музыка. Милли татар көйләре яңача яңгыраячак, җырларны Сөмбел Кыямова, Айгөл Гардисламова башкарачак. Баянда – Азат Җәләлиев һәм Семен Леонтьев. Ике җырга сүзләрне поэт, прозаик Гөлүсә Батталова язган. Шулай ук, татар һәм рус телләрендә «Туган як» җыры да яңгыраячак.

Спецэффектлар. «Мирас»та Россиядә беренче тапкыр «Огненная стена» уникаль спецэффекты кулланылачак. Моннан тыш, Казан циркы спектакль-фэнтези өчен махсус мультимедиа бизәлеш – бөтен тамаша залы буенча 10 төрле экран торачак

Тамашаның теле – татарча, синхрон тәрҗемә белән зур экраннарда русча. Шул ук вакытта укый белмәгән иң кечкенә тамашачылар да бу вакыйгаларны җиңел аңлый алачак, чөнки циркта трюклар, хәрәкәтләр, пластика, хореография, музыка, костюмнар, декорацияләр, махсус эффектлар тәрҗемә таләп итми.

Премьера датасы. «Мирас» халыкка беренче тапкыр 12 июньдә Россия көнендә күрсәтеләчәк. Бу очраклы түгел. Татарлар – Россия Федерациясендә яшәүче халык саны буенча икенче милләт, әмма аларның бай мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм эпосы әлегә кадәр цирк сәнгате кысаларында күрсәтелмәгән.

«Мирас» күпме барачак? Казан циркы тамашачылары җәй ахырына кадәр милли спектакль-фэнтезины карый алачак. Аннары тамаша гастрольләргә китәчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

Белми калма

Яңа сан