Логотип Идель
Белми калма

ИЛДАР ГАЙНУЛЛИН – INNOPOLIS OPEN ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕСЕ!

Илдар Гайнуллин, Н.И. Лобачевский исемендәге лицей укучысы, информатика буенча Innopolis Open халыкара олимпиадасында абсолют җиңүче булган. Ул мөмкин булган 500 баллдан 500не туплаган.

Әлеге олимпиада Россия, Беларусь, Украина, Гонконгта берьюлы уздырылган. Анда дөньяның 10 иленнән 13-18 яшьлек 245 укучы катнашкан. Алар арасында Россия, Босния һәм Герцеговина, Кипр, Венгрия, Сербия, Армения, Кыргызстан, Беларусь, Украина катнашучылары бар.
Биш сәгать дәвамында яшь программачылар бишәр мәсьәлә чишкән.  Илдар белән бергә Казаннан шул ук лицей укучысы Азат Исмәгыйлев 468 балл туплаган.
Гомумән алганда, әлеге олимпиадада 1нче урынны – 15, 2нче урынны – 17, 3нче урынны 25 кеше яулаган. Җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча бу интеллектуаль ярышларда Татарстан Мәскәү белән Санкт-Петербургны да уздырган. Татарстанлыларның уңышы 39,13 процентны тәшкил итсә, мәскәүлеләрнеке – 30,77 процент, питерлыларның – 17,65 процент. Әлеге олимпиадада җиңүчеләр, Иннополис университеты һәм Россиянең башка вузларына кергәндә, өстенлекләргә ия була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев