Логотип Идель
Бу – тема!

«СӘЛӘТ»НЕҢ ҖӘЙГЕ ӨЕНДӘ - КАПИТАЛЬ РЕМОНТ!

“Сәләт” яшьләр оешмасының “Сәләт-Тел”, “Сәләт-Раушан” аланнарына барган һәркем “Звездный” лагерен яхшы белә. Быел андагы корпусларны төзекләндерәчәкләр, актлар залы, воркаут өчен мәйданчык та өр-яңа булачак.

“Звездный” – Татарстанда балалар сәламәтләндерү лагерьларының иң популярларының берсе. Биредә капиталь ремонт бара. Андагы эш барышы белән Татарстан яшьләр министры Дамир Фәттахов та танышты.

“Җәй – балаларга” республика программасы буенча лагерьларны төзекләндерүгә быел 198,9 миллион сум бүленеп бирелгән. Шул сәбәпле, “Звездный”ны да бик күп үзгәрешләр көтә.

Биредә торак корпуслар төзекләндереләчәк, алар быел ук балаларны кабул итәчәк. Җәй һәм көз көне лагерь территориясен төзекләндерергә җыеналар. Шулай итеп, “Звездный”да кече архитектура формалары пәйда булачак, урамдагы яктырткычларны яңартачаклар, спорт чаралары өчен мәйданчык барлыкка киләчәк, яңа актлар залы төзеләчәк. Моннан тыш, “Звездный” территориясендә воркаут өчен мәйданчык та барлыкка киләчәк.

– Реновациядән соң “Звездный” ил күләмендә иң заманча һәм функциональ сәламәтләндерү-укыту лагерьларының берсе булачак. Бу 25 ел сәләтле балалар белән эшләгән “Сәләт” фондының базасы булачак. Яңартылган, сыйфатлы яңа мохит ярдәмендә, “Сәләт” профиль сменаларының ихтыяҗы артачак, алар сәләтле балалар һәм яшүсмерләрне үстерү ягыннан тагын да кызыклырак һәм нәтиҗәлерәк булачак, – ди Татарстанның яшьләр эшләре министры.

Шулай ук лагерьда «free-space» административ-белем бирү киңлеге, спорт комплексы, 200 ятак-урынга исәпләнгән яңа торак бина, мунча-кер юу бинасы да булачак. Хәзерге вакытта лагерь персоналы урнашкан йортны татар мәдәнияте музей-йорты итеп үзгәртергә җыеналар.

Лагерь инфраструктурасы да яхшырачак. Инде быел ук ачык футбол кырын яңартып, футбол манежын түбә астына кертергә җыеналар. Аннан соң ел әйләнәсе футбол уйнап булачак. Төзекләндерү концепциясе яшь архитекторлар тарафыннан эшләнелгән.

Фотолар: http://minmol.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев