Алинә МИННЕВӘЛИЕВА автор яңалыклары
-
ҮЗИЗОЛЯЦИЯ ВАКЫТЫНДА НИЧЕК ТУКЛАНЫРГА?
Мәктәп, вузга барып, гадәттәгечә укыганда, туклану рационы да җайга салынган иде. Иртәнге, төшке, кичке ашлар – бар да күнеккәнчә. Үзизоляция режимы исә ашауга да үзгәрешләр кертә. Кухня һаман үзенә дәшә, эч пошканнан әллә ниләр ашыйсы килә... Сиңа бу хәлләр танышмы? Алай булса, бу язма синең өчен! -
ҮЗИЗОЛЯЦИЯ ВАКЫТЫНДА ЙОКЫ РЕЖИМЫ НИНДИ БУЛЫРГА ТИЕШ?
Бер айлык үзизоляция чорында бар нәрсә дә үзгәрә. Йокы да, дәресләр әзерләү дә, ашау да... Тик организм, үзизоляция вакыты тәмамланып, иреккә чыкканнан соң, бары тик “рәхмәт” әйтсен, дисәң, аның турында инде хәзердән үк кайгыртырга кирәк. Беренче чиратта, йокы режимын яхшылап карау мөһим. -
ӨЙДӘ ДИСТАНЦИОН УКУ ПРОЦЕССЫН НИЧЕК ТӘРТИПКӘ КИТЕРЕРГӘ?
Үзизоляция режимында дистанцион уку күпмедер дәрҗәдә ялга охшап та калырга мөмкин. Укуга барыр өчен юлга вакыт әрәм итәргә кирәкми, хәтта пижамаңны салу да мәҗбүри түгел. Тик атналар буе шушындый режимда эшләргә туры килсә, укуның нәтиҗәлелеге шик астында кала, шуңа моны контрольгә алырга кирәк. -
ТАЙМ-МЕНЕДЖМЕНТ: НИЧЕК БАРЫСЫНА ДА ӨЛГЕРЕРГӘ?
Укучылар да, студентлар да дистанцион укуга күчте. Ти-и-и-и-к, өйдә ятканда, киресенчә, күп әйбергә өлгерми башлыйсың. Төшкә кадәр йокласаң, әбәт ашасаң, кич җиткәнне сизми дә каласың. Димәк, һичшиксез, вакыт белән идарә итә белергә өйрәнергә кирәк. -
ЛӘЙЛӘ ХӘЙРУЛЛИНА: «АВЫР ХӘЛДӘ КАЛГАННАРГА ЯРДӘМ ИТӘСЕ КИЛӘ»
Коронавирус эпидемиясе вакытында күп кенә студентлар өйдә, дистанцион форматта укыса, кайбер вузлар өчен искәрмәләр дә бар. Хәер, бу аларга рәхәтләнеп урамда йөрергә, үз эшләрен башкарырга мөмкинлек бирми. Ә, киресенчә, ярдәм таләп ителгәннәргә булышырга мөмкинлек бирә. Казан дәүләт медицина университеты – шундыйларның берсе. -
ӨЙ ШАРТЛАРЫНДА САНИТАЙЗЕРНЫ НИЧЕК ЯСАРГА?
Кулларны сабынлап юу, биткә алар белән кагылмау – коронавирустан саклануның иң яхшы ысулы. Кулларны, ким дигәндә, 20 секунд юарга кирәк. Әгәр сиңа кичекмәстән бик җитди сәбәпләр буенча өйдән чыгып китәргә кирәк булса, иң яхшысы куллар өчен антисептикны үзең белән алу. -
БУШЛАЙ ОНЛАЙН-КУРСЛАРЫ БУЛГАН 6 САЙТ!
Карантин вакытында барлык эшләрне дә нон-стоп режимнан өй режимына күчерергә туры килә. Хәтта яңа әйберләргә өйрәнү, белем алуны да. Бүген сиңа онлайн-курслары булган 6 сайт тәкъдим итәбез. Карантинда түшәмгә төкереп ятып эш чыкмый, хәрәкәтләнергә һәм баш миен дә хәрәкәтләндерергә кирәк! -
КАРАНТИН: ФАТИР ЭЧЕНДӘ СӘЯХӘТ
Энергияң ташып торганда, көне буе дүрт дивар арасында утыру бер дә рәхәт түгел. Җитмәсә, урамда яз үзенә дәшә. Тик кирәк булгач, кирәк инде! Илнең, дөньяның имин һәм сәламәт булуын теләсәң, өйдә утырмыйча башка чараң юк! Бер җиргә дә барырга ярамаганда фатир эчендә дә үзеңә шөгыль табып була. «Ялкын» сиңа үз киңәшләре белән ярдәм итәр. -
«ҮЗЕМ ӨЧЕН ТҮГЕЛ, ПАЦИЕНТЛАРЫМ ӨЧЕН КУРКАМ», яки ЧИТ ИЛЛӘРДӘ ЭПИДЕМИЯ ЧОРЫНДА НИЧЕК ЯШИЛӘР?
Бездә, Татарстанда, тулысынча карантин әле шушы көннәрдә генә кертелсә, башка илләрдә хәл үзгә. Тик теләк кенә бер – чит ил кешеләре дә шушы вирусның тизрәк бетүен тели. “Ялкын” журналы да чит илдә яшәүчеләр белән аралашып, аларда вәзгыять турында белеште. -
КОРОНАВИРУС ЙОКТЫРУ ИХТИМАЛЫН АРТТЫРА ТОРГАН 5 ГАДӘТ
Карантин вакытында тик кенә өйдә утырудан кала, үз гадәтләреңне дә барлау мөһим. Чөнки начар гадәтләр аркасында коронавирусны йоктырганыңны сизми дә калырга мөмкинсең. Һәм карантин бу начар гадәтләрдән арына, үзеңне контрольдә тота башларга да бер шәп вакыт та әле. -
САКЛАНГАННЫ ХОДАЙ ҺӘМ... МАСКА САКЛЫЙ!
Сакланганны Ходай саклар, дип белми әйтми татар халкы. Хәзерге “каникул”лар яки карантин вакытында бу мәсьәлә аеруча баш калкыта. Коронавирус йокмасын, дисәң, үз сәламәтлегеңә аеруча игътибары булырга кирәк. Урамга исә, бик кирәк булганда гына чыгу хәерле. Һәм бу очракта медицина маскаларыннан башка булмый. -
ФИЗКУЛЬТУРА ДӘРЕСЛӘРЕ ҺӘМ "ЯШЕЛ ФИТНЕС" КҮНЕКМӘЛӘРЕ: СПОРТ БЕЛӘН ӨЙДӘ ДӘ ШӨГЫЛЬЛӘНЕП БУЛА!
Укучыларның каникуллары 12нче апрельгә кадәр дәвам итсә дә, аннан соң уку башланачак. Тик озын-озак ялларда да хәрәкәтсез ятып булмый. Татар халкында да тикмәгә генә “Хәрәкәттә – бәрәкәт”, димиләр бит. Шуңа да физкультура дәресен дә, фитнес-күнекмәләрен дә интернет аша башкарып була. -
ИНГЛИЗ ТЕЛЕ БУЕНЧА БЕЛЕМНӘРНЕ ЯХШЫРТУ ӨЧЕН 4 САЙТ
Буш вакыт – чит телләр өйрәнү өчен менә дигән вакыт. Укыганда, эшләгәндә, моңа вакыт җитми дә җитми инде. Ә менә озынайтылган каникуллар яки дистанцион уку вакытында телләр өйрәнсәң, баш миен дә яхшырак эшләтәсең, ялкаулыгың да кими. -
ИҖАТ БЕЛӘН МАВЫГУЧЫЛАР ӨЧЕН 10 ШӘП САЙТ!
Иҗадилык – ул күңел халәте. Әлеге халәтне үзендә һәрчак тиешле дулкынга көйләп торырга кирәк. Ә илһамны исә һәркайдан – табигать, архитектура, кешеләрдән алырга мөмкин. Ә 21нче гасырда аны төрле сайтлардан да табып була. Иң мөһиме дөрес итеп эзли белү генә кирәк. Шул сәбәпле, «Ялкын» укучыларына без иҗадилыкны яратучылар өчен махсус сайтлар исемлеген тәкъдим итәбез. -
ТЕАТР – ОНЛАЙН-ФОРМАТТА: КАМАЛ, МАРИИН, ТЮЗ СПЕКТАКЛЬЛӘРЕН ИНТЕРНЕТ АША КАРЫЙБЫЗ!
Карантинлы каникул вакытында бар нәрсәне өйдән чыкмыйча гына эшләргә өйрәнәбез, бугай инде. Театр, кинотеатрларга юллар ябык. Тик болай булды, дип кенә моңаеп утырып булмый бит әле. Интернетта вакытны бушка уздырганчы, сәнгать әсәрләре белән танышып спектакльләрне дә онлайн карап була!