«ҮЗЕМ ӨЧЕН ТҮГЕЛ, ПАЦИЕНТЛАРЫМ ӨЧЕН КУРКАМ», яки ЧИТ ИЛЛӘРДӘ ЭПИДЕМИЯ ЧОРЫНДА НИЧЕК ЯШИЛӘР?
Бездә, Татарстанда, тулысынча карантин әле шушы көннәрдә генә кертелсә, башка илләрдә хәл үзгә. Тик теләк кенә бер – чит ил кешеләре дә шушы вирусның тизрәк бетүен тели. “Ялкын” журналы да чит илдә яшәүчеләр белән аралашып, аларда вәзгыять турында белеште.
Рифнур Латыйпов тумышы белән Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән, хәзерге вакытта ул Даниядә эшли (Рифнур белән әңгәмә). Анда да коронавирус эпидемиясе уңаеннан катгый чаралар кабул ителгән. Менә ул моның турында нәрсә ди:
– Инде 20 марттан бирле бөтен Дания 30 апрельгә кадәр карантинга ябылды. Димәк, илгә Дания гражданины яки торырга документы (вид на жительство) булган кеше генә керә ала. Мәктәпләр дә, вузлар да ябык. Укучылар, студентлар – барысы да дистанцион рәвештә укый. Даниядә болай да барлык өй эшләре онлайн аша аркылы башкарыла иде. Хәзер дә шулай.
Копенгагенда бары тик супермаркетлар һәм даруханәләр генә ачык. Закон буенча 10 кешедән күбрәк җыелу рөхсәт ителми. Киләсе 3 айга теш табибларына яздырмыйлар. Хастаханәләрдә барлык операцияләр күчерелгән, бу коронавирус йоктырганнарга урын җитсен өчен эшләнелә. Кешеләр күбесенчә өйдән эшли. Урамга чыксалар да кешеләр бер-берсенә якын килергә тырышмый, кибетләрдә дә шул ук хәл. Авырсалар, өйдә торалар яки кешеләр бер-берсенең кәефен күтәрәләр.
Азык-төлеккә сорау артты, аеруча бәдрәф кәгазе, ит, макарон, дөгегә. Бу ситуация, әлбәттә, акылга сай булган кешеләр аркасында килеп чыкты. Даниядә азык-төлек, һичшиксез, барысына да җитәчәк. Тик шуңа да карамастан, кешеләр паникага бирелеп, машиналарны ризык белән тутырып, кибеттән кайта.
Минемчә, шундый кырыс шартлар бик дөрес, чөнки карт һәм иммунитеты нык булмаган яки йөрәк-кан тамырлары, диабет белән авырган кешеләр өчен вирус бик зыянлы булырга мөмкин. Хастаханәләр тулып, табиблар авырып, сәламәтлек системасы авыр хәлгә калу ихтималы зур.
Даниялеләр вирустан курка. Чөнки авыру кешеләр арасында бик тиз тарала. Кешенең симптомнары булмаган хәлдә дә ул таратучы булырга мөмкин. Җитмәсә, сулыш-тын юллары, үпкәгә зарар алу ихтималы арта. Ләкин иң мөһиме – ул карт туганнарына таратудан курку, чнки вирус аларны үлемгә илтә ала. Даниялеләр саклану чараларын аңлый, һәм барысын да үти.
Үзем Казанда халык проблеманы аңлап бетермәгәнен күрдем. Аэрпортта булганда, беркая да кулым белән тотынмаска тырыштым. Кулларны антисептик белән еш юдым. Кешеләрдән 1-2 метр читтә тордым. Хәер, мин болай да кулларымны антисептик белән еш юа идем, аеруча урамнан, кибетләрдән кайткач. Кеше күп булган җирләргә бармыйча торам. Минем өчен ул бик зыянлы булмас. Анда вирус таратучылар булуыннан куркам. Шулай булган очракта, ул вакытта мин вирусны өлкән яшьтәге туганнарыма таратырга мөмкинмен. Һәм бу – иң куркытканы.
Джаки Капанка Американың Айова штатының Су-Сити шәһәрендә яши. Аның теләге бер генә – һәркем исән-имин булсын:
– Бездә чиркәүләр, кибетләр, салон, бар, рестораннар, фитнес-заллар – барысы да ябык. Минем яраткан йога-студиям дә апрель буе эшләмәячәк. Кайбер фаст-фуд челтәрләре ризыкны бары тик үзең белән алып китү режимында гына эшли.
Мәктәпләр исә майга кадәр ябык булуы ихтимал. Ата-аналар укытучылар белән онлайн рәвештә генә хәбәрләшә. Туганнан-туганымның укытучысы иртәнге якта – 1, төштән соң 2 сәгать дәресләр уздыра. Айова штатындагы бөтен дәүләт университетлары көзгә кадәр, семестрның калган өлешендә, онлайн рәвештә укытачак. Укытучылар да дәресләрне видео форматында аша уздыра. Кызганыч, һәркемнең дә интернеты юк. Безнең хөкүмәт интернет тоташтыру, компьютеры булмаган балаларга мөмкинлекләр тудыру өстендә эшли. Онлайн-укыту бөтен илне чолгап алды. Өй эшләрен дә интернет аша башкаралар. Искәрмә бары тик кечкенә укучыларга гына кагыла. Укытучылар аларга видеолар, китаплар буенча өй эшләрен җибәрә. Алар аны ата-аналары белән башкарырга тиеш.
Кешеләр дә өйдән эшли. Кайбер супермаркетлар һәм азык-төлек кибетләре ачык. Күп кенә кибетләр сатып алучыларның “доставка” режимын куллану яклы. Халык шаша. Киштәләр буш. Кешеләрдә паникада, гәрчә барысы да җитәрлек дәрәҗәдә булса да. Алар ипи, дөге, бозылмый торган ризык, ашлар, консерваларган яшелчәләр, бәдрәф кәгазьләрен күпләп ала. Шулай була торып, ничек әле бездә кәгазь кулъяулыклар, парацетамол калгандыр?! Миңа бу аңлашылмый.
Айованың Ватерлоо, Айова шәһәрләрендә коронавирусны инде 18 мартта ук ачыклаганнар иде. Мин үзем өчен түгел, ә пациентларым өчен куркам. Яман шеш авырулы кешеләргә шәфкать туташы булып эшлим. Аларның иммунитет системасы начар, шуңа, әгәр дә бу вирусны йоктырсалар, аларга бик авырга туры киләчәк. Мин сеңлем өчен дә куркам, аның шәһәрендә дә коронавирус белән чирләүчеләр бик күп.
Минемчә, Су-Ситида халыкның яртысы коронавирустан бик нык курыкса, калган яртысы курыкмый. Мин мөмкин булган кадәр өйдә калырга тырышам, һәм җүләр кебек гел кулларымны юам. Шулай ук төнгә каршы сыек чәй эчә башладым, шулай итеп, кайнар чәй вируска каршы торып, борынымдагы һәм тамагымдагы бактерияләрне үтерергә булышыр, дип уйлыйм.
Фотолар геройларның шәхси архивыннан һәм Facebook битләреннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев