ДӘҮЛӘТ АВТОИНСПЕКЦИЯСЕ БЕЛӘН БЕР КӨН
4 апрель көнне Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан Казан шәһәрендә киң күләмле тикшерү үткәрелде. Кичке алтыдан төн уртасына кадәр инспекторлар шәһәрнең төп магистральләрен һәм күп халык йөри торган урыннарны контрольдә тотты. Автомобильләрнең техник торышына һәм тәрәзәләрнең тонировкасына аеруча зур игътибар бирелде. Журналист буларак, миңа Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан рейд ничек үткәрелүен үз күзләрем белән күрергә насыйп булды. Әйдәгез, сезгә моның ничек булганын бераз сөйләп китәм.
Оренбург урамы, 5 нче йорт адресына килгәч, автоинспекция хезмәткәрләре һәм аларның машиналары күземә ташланды, шулай ук журналистлар да күп иде. Без Дәүләт автоинспекциясе машиналарына утырдык һәм Мәскәү районында үткәрелә торган рейдка киттек.
Шәһәребез гражданнарының күбесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен үти, әмма тонировкалы машиналарда йөрүче яшь егетләр күп булып чыкты. Мәсәлән, Восход урамында тонировка өчен «Volkswagen Polo» машинасы туктатылды, моның өчен 500 сум штраф язылды. Машина йөртүче шактый кин күңелле кеше булып чыкты, Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре һәм без, журналистлар белән, әдәпле аралашты.
Алга таба, Волгоград урамы буйлап узышлый хезмәткәрләр шулай ук тонировкалы машинаны туктатты. «Киа Спектра» машинасы руле артында 19 яшьлек егет утыра иде. Аңа шулай ук, алдагы йөртүчегә кебек, 500 сум штраф язылды. Инспекторлар эш барышында хокук бозучының узган елның ноябрь аенда парковка өчен түләмәгәнлеген ачыкладылар һәм аңа Дәүләт автоинспекциясе бүлегенә килергә куштылар.
Рейд барышында без озак булмасак та, күп яңа нәрсә белдек, юл хәрәкәте кагыйдәләре белән ныклабрак таныштык һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең эшен җентекләбрәк өйрәндек. Шәхсән мин үзем дә хәзерге вакытта машина йөртү таныклыгына укыйм һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы беләм, аларны үтәүнең мөһимлеген дә аңлыйм.
Шуны әйтәсем килә: инспекторлаларның эше чыннан да бик авыр, әмма алар үз эшен яратып башкара һәм кешеләрнең иминлеге турында кайгырта.
Фото: Лиана Идиятуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев