Логотип Идель
Бу – тема!

КОРОНАВИРУС ЙОКТЫРУ ИХТИМАЛЫН АРТТЫРА ТОРГАН 5 ГАДӘТ

Карантин вакытында тик кенә өйдә утырудан кала, үз гадәтләреңне дә барлау мөһим. Чөнки начар гадәтләр аркасында коронавирусны йоктырганыңны сизми дә калырга мөмкинсең. Һәм карантин бу начар гадәтләрдән арына, үзеңне контрольдә тота башларга да бер шәп вакыт та әле.

1. Пычраклыкка “юк” дип әйт!
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы да минут саен кулны сабынлап юарга, антисептиклар кулланырга кирәклеге турында сөйли. Бу тәкъдим иң беренче урында тора.

Шуңа да иң мөһиме: үзең белән һәрчак антисептик һәм антибактериаль салфеткалар булсын. Шул ук вакытта үз смартфоныңны дезинфекцияләргә дә онытма. Чөнки син аны һәрчак һәм һәркайда – фатирда, лифтта, кибеттә һәм транспортта да тотасың. Гаджетларда меңләгән зарарлы микроблар җыела. Әгәр аларны дөрес итеп чистартмасаң, вирустан чиста куллар да саклап кала алмаячак.

2. Тырнакларыңны кимермә!

Тырнакларны һәм эт тырнакларын кимерү күңелсез нәтиҗәгә китерә ала. Чөнки вирус аларның өслегендә 3 көн дәвамында яшәргә мөмкин. Шуңа әгәр дә син ишек тоткаларын, автобус тоткычларын, клавиатураны яки башка предметларны тотсаң, башта кулларыңны ю, аннары гына аларны битеңә якын китер.

Хәер, тырнакларны кимерү коронавирус аркасында гына куркыныч түгел. Бу яман гадәт тырнак формасын боза, теш эмален һәм уртлар торышын начарайта, ашказаны-эчәклек авыруларына да сәбәпче була.

Үзеңне бу гадәттән арындыру өчен:

– тырнакларны кыска итеп кис;

– кулга дымландыра торган, составында парфюм исләре булган крем сөрт;

– куллар өчен антистресслы тренажер ал, тырнак кимерәсе килгәндә, шуның белән уйна. Әлбәттә, бу тренажердан соң кулларны юарга һәм антисептик белән кулланырга онытма.

3. Тәмәкедән һәм спиртлы эчемлекләрдән баш тарт

Галимнәр тәмәке тартучыларның авыруы көчле формада булганын ачыклаган. Спиртлы эчемлекләрне кулланмаска кирәклеге турында әйтеп торырга да кирәкмидер. Чөнки алар аркасында организмдагы  вируслар чыга алмаска мөмкин

4. Төшенкелеккә бирелү

Без торуга үк смартфонга үреләбез. Баш миебез шулай эшли ки: тискәре хәбәрләрне ул кискен кабул итә. Шул сәбәпле, күңелдә борчылу хисе барлыкка килә, һәм кибет киштәләрендәге бөтен карабодайны сатып аласы килә башлый. Негатив хәбәрләр, стресс, борчылу безнең иммунитетны киметә. Шуңа да организмга вирусларга, ялкынсынуларга каршы тора алу да авырлаша. Шул сәбәпле, психологлар иртән торуга яки йокларга ятар алдыннан хәбәрләр укырга кушмый. Йоклар алдыннан берәр яхшы фильм кара яки якын кешең белән аралаш.

5. Йокы җитмәү һәм зыянлы ризыклар

Азрак йоклаган һәм начаррак тукланган саен, организмның инфекцияләр белән көрәшергә көче калмый. Карантин – режимны бозып, сериалның биш сезонын бер утыруда карау, нормаль ризыклар турында онытып, ике пачка чипсы ашар өчен түгел. Гадәти режимны сакла, иртәнге аш, әбәт, кичке аш турында онытма. Чипсы, шоколад, бутербродларны ашамас өчен, аларны өйгә алып кайтма. Ашказаны теләсә нәрсә белән тутырылмагач, йокларга яту да җиңелрәк булачак.

Карантин вакытында начар гадәтләрдән арынып, алар урынына файдалыларын кертеп була. Шунысын истә тот: карантин тиздән бетәр (Алла Боерса!), ә сәламәтлек гел кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев