Логотип Идель
Бу – тема!

ӨЙДӘ ДИСТАНЦИОН УКУ ПРОЦЕССЫН НИЧЕК ТӘРТИПКӘ КИТЕРЕРГӘ?

Үзизоляция режимында дистанцион уку күпмедер  дәрҗәдә ялга охшап та калырга мөмкин. Укуга барыр өчен юлга вакыт әрәм итәргә кирәкми, хәтта пижамаңны салу да мәҗбүри түгел. Тик атналар буе шушындый режимда эшләргә туры килсә, укуның нәтиҗәлелеге шик астында кала, шуңа моны контрольгә алырга кирәк.

Һәркемнең уку рәвеше төрле, ләкин, шулай да, иң мөһиме – игътибарны тупларга мөмкинлек бирә торган мохит будыру.

Эш өчен аерым урын әзерлә

Әлбәттә, бу, һичшиксез, ябык ишекле аерым бүлмә булырга тиеш дигән сүз түгел. Ул сине эш режимына көйли торган урын булырга тиеш. Мисал өчен, язу өстәле яки өстәлдәге ноутбук. Тик йокы бүлмәсе яки диван эш урынына әверелергә тиеш түгел. Гаиләдәге башка әгъзалар да бу урынның синең эш урыны икәнен белергә тиеш.

Әгәр сиңа ноутбук белән нәкъ менә диванда эшләү уңайлырак икән, шунда күч. Үзеңә кайсы урынның уңайлы булуын белер өчен аны берничә тапкыр сынап карарга кирәк булачак.

Эш һәм ял өчен вакыт булсын!

Эшне бер үк вакытта башларга өйрән. Ашар һәм ял итәр өчен дә тәнәфес калдырырга да күнек. Тик уку урынында ашама.

Изоляция режимы үзеңне кайвакыт 70 йозак артында кебек хис итәргә мәҗбүр итә. Шуңа да сыйныфташларың яки төркемдәшләрең белән аралаш. Төрле мессенджерлар янына хәзер Zoom кушымтасы да өстәлә.

Эшне бер үк вакытта тәмамларга тырыш. Әлбәттә, тиз арада эшләргә кирәкле биремнәр булырга мөмкин. Тик кайберләре иртәгәне дә көтеп тора ала.

Кием турында онытма!

Өйдә укуның иң зур уңай ягы – нәрсә телисең, шуны киеп йөри алуда. Тышта һава торышы сөендермәгәндә, үзеңне төрле төстәге футболка һәм өй ыштаны киеп шатландыра аласың. Ләкин эшлекле күлмәк һәм костюм үзеңне укуда кебек хис итәргә, аңа җитди карарга ярдәм итәр.

Үз тәнеңне сизәргә өйрән!

Эш өстәле артыннан торып, тәнеңне язар өчен күнегүләр эшләргә күнек. Эш урының якты булсын, бу күзләр арымасын өчен кирәк. Америка офтальмология академиясе белгечләре 20-20-20 кагыйдәсен истә калдырырга куша. Һәр 20 минут саен күз карашын ноутбук экраныннан алып, 20 секунд дәвамында 6 метр (20 фут) ераклыктагы арага төбәп тор.

Башкалар турында оныт!

Эшең гөрләп һәм җырлап барсын, дисәң, колакчыннар ярдәмендә башкалардан абстракцияләнергә өйрән. Болай эшләгәндә, башкалар сиңа комачауламаячак, үзең дә аларга кушылып китеп, юк-бар темага сөйләшмәячәксең. Көн дәвамында үз өстеңә өй эшләрен өймә. Чүп түгеп керү бер хәл, тик укырга тиешле вакытта идәннәр юарга керешсәң, тиешле биремнәреңне вакытында эшләп өлгермәскә мөмкинсең.

Тагын бер яхшы киңәш:  дусларыңның мөрәҗәгатенә бүленмә. Берәр гадәттән тыш хәл килеп чыкса, булышырга, һичшиксез, кирәк, әлбәттә. Тик, әгәр башкалар үзләре эшли алган эшне сиңа куша башласа, моңа башкача карый башларга кирәк. Шуңа да үз чикләреңне билгелә һәм сиңа кайчан мөрәҗәгать итеп буласын башкаларга хәбәр итеп куй.

Инструментлар бик мөһим

Wi-Fi, компьютер кебек кирәкле техникадан кала, укуны җиңеләйтә торган башка инстументлар да бар. Мисал өчен, төрле кушымталар. Аларны бары тик үзең сынап карап кына, кайсы сиңа файдалы, кайсы юк икәнен белеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев