Логотип Идель
Бу – тема!

ТАЙМ-МЕНЕДЖМЕНТ: НИЧЕК БАРЫСЫНА ДА ӨЛГЕРЕРГӘ?

Укучылар да, студентлар да дистанцион укуга күчте. Ти-и-и-и-к, өйдә ятканда, киресенчә, күп әйбергә өлгерми башлыйсың. Төшкә кадәр йокласаң, әбәт ашасаң, кич җиткәнне сизми дә каласың. Димәк, һичшиксез, вакыт белән идарә итә белергә өйрәнергә кирәк.

Икенче төрле әйткәндә, бу – тайм-менеджмент. Исеме бик заманча яңгыраса да, ул Борынгы Рим заманыннан ук килә. Вакыт белән идарә итәргә өйрәнгәндә, иң мөһиме төп һәм икенчел бурычларны билгеләргә, үз-үзеңне мотивацияләргә, бүләкли белергә кирәк. Шулай ук эшләгән эшләреңне, аның өчен сарыф иткән вакытны, көннәрне анализлый белү дә мөһим.

6 төп кагыйдә

1. Дөрес максат куя белү

Дистанцион уку вакытында үзеңә бер максат билгеләү кирәк. Мисал өчен, семестрны уңышлы тәмамлау. Биредә SMART технологиясе ярдәмгә килер.

2. Бары тик план белән генә!

Биредә хронометраж ысулы булышыр. Моның өчен озак вакытка билгеләнгән планны кыска вакыт араларына бүлергә кирәк. Аңа карап, көн, атна, ай һәм ел дәвамында нәрсә эшләргә кирәклеген аңлап булачак. Биредә Calendars 5, aTimeLogger, 2Do, Things, Smart Alarm, When to Sleep мобиль кушымталары ярдәмгә киләчәк. Шулай ук кинәт кенә килеп чыккан эшләр өчен дә буш вакыт калдырырга өйрәнергә кирәк.

3. Кайсысы мөһимрәк?

Үзең өчен өстенлекле юнәлешләрне билгеләүнең ике ысулы бар:

1) Парето принцибы. 20 процент тырышлык нәтиҗәнең 80 процентына китерә, ә бөтен нәтиҗәнең 80 процентына 20 процент тырышлык белән ирешеп була. Шуңа да үз вакытыңның 80 процентын нәтиҗәле итеп сарыф итә белергә өйрәнергә кирәк.

2) АБВГД кагыйдәсе. А – иң мөһим эш, Б – мөһимлеге буенча икенче эш... Шуңа да эшләрне Адан башлап башкарырга кушалар.

4. Игътибарны мөһим әйберләргә юнәлтергә

Тайм-менеджментның төп сере күп эш эшләп өлгерү түгел, ә вакытны кирәкле һәм мөһим эшләргә сарыф итү. Дистанцион уку барышында биремнәрне сыйныфташларың яки төркемдәшләрең арасында бүләсеңме, кирәкмәс эшләргә “юк” дип әйтергә өйрәнәсеңме, интернетта бары тик төгәл билгеләнгән вакытта утырасыңмы – боларның барысы да синең теләктән генә тора.

5. Үз организмыңны ишетү

Син тургаймы, әллә ябалакмы? Үзеңә кайсы вакытта эшләү уңайлы икәнен билгелә. Көннең кайсы яртысы эшләрне башкарыр өчен яхшырак икәнен сайлап, эшләреңне шул вакытка күчер. Кайбер бертөрле гамәлләрне автоматлаштырырга өйрәнү кирәк. Аларны бер-бер артлы үтәсәң, эшең дә тизрәк барачак.

6. Ял да кирәк

Вакыт белән идарә иткәндә, ял итү дә мөһим. Ул, яңа эшкә тотынганда, көч алырга ярдәм итәчәк. Ял өчен вакытны да планлаштырырга кирәк. Мисал өчен, якшәмбе көнне табигатькә чыгу, сәяхәткә бару. Уку вакытында да үзеңә тәнәфес ясап алу мөһим. Бер чокыр чәй эчу, видео карау, социаль челтәрләрне күзәтеп чыгу. Бу баш миен бераз ял иттерергә, аны яңа эшкә юнәлтергә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев