Логотип Идель
Бу – тема!

ИҖАТ БЕЛӘН МАВЫГУЧЫЛАР ӨЧЕН 10 ШӘП САЙТ!

Иҗадилык – ул күңел халәте. Әлеге халәтне үзендә һәрчак тиешле дулкынга көйләп торырга кирәк. Ә илһамны исә һәркайдан – табигать, архитектура, кешеләрдән алырга мөмкин. Ә 21нче гасырда аны төрле сайтлардан да табып була. Иң мөһиме дөрес итеп эзли белү генә кирәк. Шул сәбәпле, «Ялкын» укучыларына без иҗадилыкны яратучылар өчен махсус сайтлар исемлеген тәкъдим итәбез.

Язучылар өчен

Daily Page

Әлеге сервисның девизы – “Көн саен яз!”. Һәр көн саен синең почтаңа мини-инша өчен темалар килеп торачак. Мисал өчен, “Синең тормышыгыңдагы иң яхшы карарларның берсе...”, “Синең өчен сәнгать нәрсә ул?”. Шушы иншаларны үзең өчен дә язып була, иҗатың белән башкалар белән дә бүлешергә мөмкин.

Portent
Әгәр мәкаләләр өчен идеяләрең булмаса, бирегә рәхим ите! Мөһим сүзне яз, һәм сервис шунда ук тема уйлап табачак. Әлбәттә, аны шушы ук килеш алмасаң да ярый. Тик бу сервисның бер генә кимчелеге бар – ул инглиз телендә.

Фотограф, рәссам һәм дизайнерлар өчен

Art Finder

Әлеге сайтта сынлы сәнгать әсәрләре, фотография, сыннар һәм принтларның зур коллекциясе тупланган. Бу байлыкны карап кына чикләнергә генә түгел, ошаганын сатып та алырга мөмкин. Ләкин сайтның төп максаты – илһам бирү.

Behance

Әлеге сайтка керсәң, анимация, график дизайн, иллюстрация, мода, креатив авторлардан фотографияләр юнәлешендәге иҗади проектларны табарга мөмкин. Бу – сәләт һәм мөмкинлекләр арасындагы чикләрне юкка чыгара торган платформа.

PsykoPaint

Рәссамның иҗади мөмкинлекләрен һәм сәләтен ачарга ярдәм иткән онлайн-кушымта. Анда төрле стильләрдә картиналар ясарга һәм алар белән социаль челтәрләрдә яки сервис галереясендә уртаклашырга мөмкин.

Pattern Library

Матур, һәм иң мөһиме бушлай паттерннар (шаблон) китапханәсе. Әгәр теләгең булса, бирегә үз эшеңне дә өстәп була. Моның өчен проектны булдыручыларга хат кына язып җибәрергә кирәк.

Noisli
Берәр эшкә ныклап керешкәндә, фикереңне туплау мөһимме, әллә ял итәргәме – бу очракта сине фон тавышлары генераторы (генератор фоновых шумов) коткарыр. Диңгез, урман һәм яңгыр, дөрләп янган учак, айлы төн, вентилятор, поезд, иртәнге кафе тавышларын бер-берсе белән комбинациягә кертеп, көчлерәк яки акрынрак итәргә мөмкин. Хәтта үзеңнең миксыңны да ясап була.

One Eyeland

Фотографияләргә багышланган ресурс. Кемнеңдер идеяләрен үзеңнең иҗатыңда кабатлау мәҗбүри түгел. Биредә яңа иҗади идеяләр өчен тулы бер галереяләр бар.

Designspiration
Логотип, иллюстрация, визитка, постер, әйбер төрер өчен каплар, архитектура карарлары, журнал һәм китап битләре ясар өчен тезмәләр.

Typography Served

Биредә типографиканың иң кызыклы үрнәкләре тупланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев