Логотип Идель
Бу – тема!

ҮЗИЗОЛЯЦИЯ ВАКЫТЫНДА НИЧЕК ТУКЛАНЫРГА?

Мәктәп, вузга барып, гадәттәгечә укыганда, туклану рационы да җайга салынган иде. Иртәнге, төшке, кичке ашлар – бар да күнеккәнчә. Үзизоляция режимы исә ашауга да үзгәрешләр кертә. Кухня һаман үзенә дәшә, эч пошканнан әллә ниләр ашыйсы килә... Сиңа бу хәлләр танышмы? Алай булса, бу язма синең өчен!

КФУның Университет клиникасы табиб-диетологы Венера Аверкиева сүзләренчә, артык килограммнардан аннары котылырга туры килмәсен өчен, өйдә утыру режимы вакытында аларны җыймау хәелерәк. “Гел өйдә булганда суыткычны ачып карамау бик кыен, әлбәттә. Шуңа да артык авырлыкка китерә торган ризыкларны, мисал өчен, камыр эшләнмәләре, печенье, баллы әйберләрне сакламаска тырышырга кирәк”, – ди табиб.

Бөтен кеше ябырылып ярма-консервалар алу белән мәш килсә дә, диетологлар азык-төлекне күпләп алырга киңәш итми. Туклану баланслы булырга тиеш. Туклану көндәлеген алып бару да файдалы. Аның ярдәмендә ризыкларның калорияләрен дә санап чыгарып булачак. Шуннан чыгып инде, кешенең күпме калория ашарга тиеш икәнлеген чамалыйсың.

Организмың тимер кебек эшләсен, дисәң, бер тәүлек өчен 2000 калория таләп ителә. Һәр өч сәгать саен ашарга киңәш итәләр. Бу организмда ачлык хисе булмасын өчен шулай эшләнелә. Капкалап алу өчен организмга тиешле күләмдә чикләвек, җиләк-җимеш, яшелчә ярый. Мондый рацион матдәләр алмашын яхшырта, организмны тиешле энергия һәм туклыклы матдәләр белән тәэмин итә. Болай булган очракта кеше үзен ач итеп хис итми.

Өйдә калырга мәҗбүр булу – дөрес туклануга күчү, файдалы ризыклар әзерли башлау өчен менә дигән вакыт. Ризыкларны пешерү, каплап пешерү яки духовкада әзерләүгә өстенлек бирергә кирәк.

Стресс һәм йокы туймау кортизол эшләп чыгаруны арттыра. Ә ул исә, үз чиратында, организмдагы майларны яндыруны әкренәйтә. Шуңа да белгечләр үзеңне тыныч тотарга һәм яхшылап йокларга киңәш итә. Физик күнегүләрне һәр 30-40 минут саен эшләү яхшы. Бу кәефне күтәрергә булышачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев