Логотип Идель
Бу – тема!

САКЛАНГАННЫ ХОДАЙ ҺӘМ... МАСКА САКЛЫЙ!

Сакланганны Ходай саклар, дип белми әйтми татар халкы. Хәзерге “каникул”лар яки карантин вакытында бу мәсьәлә аеруча баш калкыта. Коронавирус йокмасын, дисәң, үз сәламәтлегеңә аеруча игътибары булырга кирәк. Урамга исә, бик кирәк булганда гына чыгу хәерле. Һәм бу очракта медицина маскаларыннан башка булмый.

Медицина битлеге бер тапкыр гына кулланырга яраклы. Аны 2-3 сәгать кигәннән соң, гадәти көнкүреш калдыгы кебек, чүп чиләгенә ташлау кирәк. Хәер, бүген даруханәләрдә мондый масканы табып булмый, диярлек. Сиңа күктән бәхет ишелеп төшеп, кибет яки даруханәдә мондый битлеккә тап булсаң да, бәяләре чәчне үрә торгызырлык, билләһи.

Шуңа да күп тапкыр куллана торган битлек сатып алу яки аны үзеңә тегү күпкә отышлырак та булып чыга әле. Мондый битлекне 2-3 сәгать кигәннән соң, юып, киптереп, үтүкләп, кабаттан кияргә була.

Бүген декрет ялында утыручы Динә Әтнәгулова үзе дә мондый битлекәр тегә. “Күпләргә мондый битлек кияргә кушалар. Ә аларны бүген беркайдан да табып булмый, диярлек. Тормыш иптәшем дә, дус кызларым да тегәргә сорадылар. Мин битлекләрне кулирка дигән материалдан тегәм. Ул 100 процент мамыктан (хлопок) ясала. Аңлатып үтим: кулирка – ул трикотаж тукыманың  вак итеп бәйләнгән төре. Мондый битлекне гадәти кер сабыны белән юарга кушалар. Әгәр вируслы кеше сиңа йөткерсә яки төчкерсә, селәгәйләр шушы битлектә калачак. Калганын Аллага тапшырган инде”, – ди Динә.

Казан табиблары исә үзләре дә бер тапкыр кулланыла торган битлек урынына күп тапкыр кулланып була торганын кияләр. Гадәттә, аны 8 кат марлядан тегеп, 2-3 сәгать киеп йөриләр икән.

Хәер, хәзерге вакытта мондый битлекләрне тукымадан текмичә дә, кул астында булган әйберләрдән ясарга мөмкин. Мисал өчен, тукымага охшаш салфеткалардан.

Тик шунысын истә тотарга кирәк: битлек кию башка профилактик чараларны кулланганда гына нәтиҗәле булачак. Шуңа да карантинда өйдә калырга, кулларны сабын белән еш юарга, борын куышларын тозлы яки махсус катнашма белән чайкарга, предметларны дезинфекцияләргә кирәк. Шуңа да карантинда #өйдәкал! Сәламәт бул, якыннарыңны сакла!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев