Логотип Идель
Бу – тема!

БУШЛАЙ ОНЛАЙН-КУРСЛАРЫ БУЛГАН 6 САЙТ!

Карантин вакытында барлык эшләрне дә нон-стоп режимнан өй режимына күчерергә туры килә. Хәтта яңа әйберләргә өйрәнү, белем алуны да. Моннан берничә атна элек без дистанцион белем алу өчен платформалар турында сөйләгән идек. Бүген онлайн-курслары булган тагын 6 сайт тәкъдим итәбез. Карантинда түшәмгә төкереп ятып эш чыкмый, хәрәкәтләнергә һәм баш миен дә хәрәкәтләндерергә кирәк! Моның өчен шушы сайтлар ярдәмгә килер.

Мастера

Әлеге белем бирү платформасы креатив сферада проект башлап җибәрергә ярдәм итәчәк. Һәр программаның иң яхшы студентлары халыкара стажировкаларга яки курс оештыручыларына практикага эләгә.

Teach-in

Бу – программалаштыру, веб-дизайн, маркетинг турында белем бирү проекты. Анда бушлай мастер-класслар, түләүле белем бирү курслары, вебинарлар бар. Әлеге ширкәт эш белән тәэмин итүчеләр белән хезмәттәшлек итә, студентларны эшкә урнаштыра.

Академия Пушкинского

«Академия» өч бүлектән тора. «Пушкинский INTRO» – әле яңа килеп кушылганнар, «Пушкинский PRO» – сәнгать тарихы буенча база белемнәре булган кулланучылар, «Пушкинский KIDS» – балалар һәм әти-әниләр өчен.

4brain

Коучлар һәм HR-белгечләр киләчәк soft skills карьера өчен мөһим булган, тик профессиональ булмаган күнекмәләр кулында, дип саный. Һәр дәрес өчен биремнәр һәм конспектлар бирелә. Алар теманы тирәнтен өйрәнү өчен кирәк.

Яндекс.Практикум

«Яндекс» веб-белгечләреннән онлайн-уку өчен өлешчә бушлай булган сайт. Биредә булачак аналитиклар, разработчиклар, дизайнерлар һәм башка интернет-белгечләр белем ала. Курс дәвамында һәркемгә компания штатыннан кураторны билгелиләр.

Novikov School

Әлеге сайт ике мәктәпне – кулинария һәм менеджмент мәктәбен берләштерә. Кулинария дәресләрен һәм рестораторлар өчен “карантинлы” лекцияне «КАРАНТИН» промокодын кулланып карап була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев