ДИСТАНЦИОН БЕЛЕМ АЛУ ӨЧЕН ПЛАТФОРМАЛАР: ТОП-10

«Карантин» дип кул кушырып утырырга вакыт юк, белем алырга теләгән кеше өчен бүгенге көндә бик шәп бер нәрсә бар. Интернет дип атала ул. Татарстан республикасының яшьләр эшләре буенча министрлыгы карантиндагылар өчен (булмаучылар өчен дә!) ТӨРЛЕ ЮНӘЛЕШЛӘРДӘ дистанцион белем алу өчен ТОП-10 платформа тәкъдим итә.
«Учи.ру»
Биредә укучылар өчен төрле фәннәр интерактив формада тәкъдим ителә, ә укытучылар аларга өй эшләре бирә ала.
https://lp.uchi.ru/distant-uchi
Экономика югары мәктәбе
НИУ ВШЭтан бушлай 72 сәгать курс бар монда.
СПбГУ
Гомуми белемнәрне ныгыту, һөнәри осталыкларны арттыру өчен менә дигән платформа. Монда бизнес нигезләре дә, заманча педагогика серләре дә, төрек, фарсы телләре, тарих, лексикология буенча белемнәр дә тулып ята. Аудиолекцияләр дә бар.
Сoursera
МГИМО, Гарвард материалларына нигезләнгән 3800 онлайн-курс. Алар арасында компьютер фәннәре, бизнес, сәлаәмәтлек, сәнгать, физика, инжиниринг һ.б. бар.
https://www.coursera.org/coronavirus
Udacity
Инглиз телен чамалаучылар өчен платформа. Биредә программалау, бизнес турында белем тупларга була.
«Постнаука»
Кыскалыкта – осталык. Тиз вакыт эчендә тулы мәгълүмат үзләштерергә теләүчеләр өчен.
Bang Bang Education
Дизайн, сайтларны проектлау, анимация турында әлеге платформада белергә була.
https://bangbangeducation.ru/register
GeekBrains
Бу платформа - программалау, дизайн, маркетинг һәм идарә итү буенча бушлай белем чыганагы.
«Альпина»
Төрле темаларга электрон китаплар уку мөмкинлеге.
Skyeng
Инглиз телен өйрәнү буенча популяр онлайн мәктәп. 24 апрельгә кадәр укучылар биредә бушлай шөгыльләнә ала. Ә көллият һәм югары уку йортлары студентларына бу мөмкинлек 31 майга кадәр бирелә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 февраль 2021 - 10:39ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
-
5 февраль 2021 - 13:01ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
-
10 февраль 2021 - 15:156 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
-
26 февраль 2021 - 15:31
-
18 февраль 2021 - 16:57
-
10 февраль 2021 - 11:50
-
9 февраль 2021 - 14:48