Логотип Идель
Бу – тема!

ЛӘЙЛӘ ХӘЙРУЛЛИНА: «АВЫР ХӘЛДӘ КАЛГАННАРГА ЯРДӘМ ИТӘСЕ КИЛӘ»

Коронавирус эпидемиясе вакытында күп кенә студентлар өйдә, дистанцион форматта укыса, кайбер вузлар өчен искәрмәләр дә бар. Хәер, бу аларга рәхәтләнеп урамда йөрергә, үз эшләрен башкарырга мөмкинлек бирми. Ә, киресенчә, ярдәм таләп ителгәннәргә булышырга мөмкинлек бирә. Казан дәүләт медицина университеты – шундыйларның берсе. Биредә укулар тукталса да, аның студентлары башкаларга ярдәм итә.

Ләйлә Хәйруллинаның һәр иртәсе битлек һәм перчаткалар киеп, өйдән чыгып китүдән башлана. Татарстанда үзизоляциядә калу режимы игълан ителсә дә, өйләреннән чыга алмаган өлкәннәр ярдәмгә мохтаҗ. Ләйлә – волонтер, ул да өлкән яшьтәгеләргә ризыклар һәм дарулар алып килеп бирергә булыша.

Хәер, ирекле булышчылык өлкәсендә бу аның беренче адымы түгел. Ул волонтерлык белән күптәннән шөгыльләнә. “Моны ни өчен эшләвемне төгәл генә аңлата алмыйм. Минем монда булуым – күңел ниятем, авыр хәлдә калганнарга ярдәм итү теләгем”, – ди ул.

– Карантин вакытында Татарстанда бу эш гөрли башлады: бик күп гаризалар ява, һәм, әлбәттә, эш бераз авырлашты. Ләкин кешеләр әйткән рәхмәт сүзләре арыганлыкны, киеренкелекне – боларның барысын да бер мизгел эчендә юкка чыгара. Мин үземә мондый мөмкинлек булганына, башкаларга файда эшли алуыма бик шатмын. Көн дәвамында гаризаларны кабул итәм, аларны эшкәртәм, башкаруга тапшырам. Штабка килүгә үк, профилактик чараларны үтим, аннары берничә гаризаны алып, аларны үтим, – ди студент кыз.

Хәзерге вакытта Татарстанда өлкән яшьтәгеләрдән 300дән артык гариза кабул ителә. Өйдән урамга чыга алмаганнар 8 (800) 200-34-11 телефоны буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итә ала. Волонтерлар командасы азык-төлек, даруларны өлкәннәрнең өйләренә китерә. Республикада бу эшчәнлекне “Волонтерлар-медиклар” хәрәкәте белән берлектә Гомумроссия халык фронты башкара. Бүген мондый волонтер штаблары Татарстанның барлык муниципаль районнарында да булдырылган, алар барысы да Үзәк штаб белән һәрчак элемтәдә.

– Без барлык саклану чараларын да үтибез: штабка килү белән, кулларны, гаджетларны антисептик белән эшкәртәбез, аннан соң медицина хезмәткәре безнең температурабызны үлчи, битлек һәм перчаткалар бирә. Шуннан без гаризалар буенча китәбез, штабка кайту белән бу чараларны кабаттан үтибез. Гомумән, әлеге чараларны ничек үтәргә кирәклеге турында искәрткән махсус чек-битләребез бар. Пенсионерлар өйләренә безгә булышырга ризалык биргән волонтерлар автомобильләрендә барабыз, – ди Ләйлә.

Бүген карантинда утырган өлкәннәргә волонтерларның ярдәм итүе бик зур мәгънәгә ия. “Ялгыз пенсионер әбигә бик сирәк табып була торган даруны табып, алып кайтып бирү – иң истә калгана очрак. Без әлеге препаратны көч-хәл белән таптык, һәм аны әбигә алып килдек. Аның хисләрен онытасым юк: ул безгә рәхмәтләрен укыды, аның күзеннән яшьләр тәгәрәде. Ул кешеләрнең менә шулай, бер риясыз ярдәм итүләренә ышанмавын әйтте. Һәр өлкән кешегә килеп, ярдәм иткәннән соң, без рәхмәт сүзләрен ишетәбез, безгә һәрчак “исән-сау булыгыз”, дип телиләр, – дип елмая волонтер.

Бүген медицина хезмәткәрләре гражданнарга өйдә утырырга куша. Бу сүзләргә, булачак табиб буларак, Ләйлә дә кушыла: “Зинһар өчен, изоляциядә калу режимын үтәгез, вакытлыча чараларны аңлап кабул итегез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз”.

Волонтерлар командасына син дә кушыла аласың. Моның өчен dobro.ru сайтында гариза калдырырга кирәк. Гадәттә, волонтерлар Гомумроссия халык фронты штабында сайлап алу уза. Анда кешене сынап, ирекле булышчылар рәтенә кабул итәләр.

Материал Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев