Логотип Идель
Бу – тема!

ФИЗКУЛЬТУРА ДӘРЕСЛӘРЕ ҺӘМ "ЯШЕЛ ФИТНЕС" КҮНЕКМӘЛӘРЕ: СПОРТ БЕЛӘН ӨЙДӘ ДӘ ШӨГЫЛЬЛӘНЕП БУЛА!

Укучыларның каникуллары 12нче апрельгә кадәр дәвам итсә дә, аннан соң уку башланачак. Тик озын-озак ялларда да хәрәкәтсез ятып булмый. Татар халкында да тикмәгә генә “Хәрәкәттә – бәрәкәт”, димиләр бит. Шуңа да физкультура дәресен дә, фитнес-күнекмәләрен дә интернет аша башкарып була.

Физкультура – онлайн

Мәскәүнең Белем бирү департаменты укучыларга каникуллар һәм дистанцион уку вакытына видеодәресләр (бу турыда тулырак)  әзерләгән. Әлеге күргәзмәләр спорт экспертлары һәм “Ирина Винерның Халыкара спорт академиясе” һәм Шәһәр методик үзәге укытучылары тарафыннан эшләнелгән.

Әлеге дәресләр яшь категориясе буенча бүленгән. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен буй-сынны дөрес итеп формалаштырырга булыша торган комплекс бар. Башлангыч сыйныф укучылары исә бию блогын, зарядка өчен күнегүләрне, физкультминутка турында искә төшерүне үз эченә ала. Мөмкинлекләре чикле балалар өчен күнегүләр комплексы аерым җыелган.

Моннан тыш, физкультура укытучылары өчен 1-4нче сыйныфларга гимнастика буенча дистанцион уку программасы (бу турыда тулырак) төзелгән.

“Яшел фитнес” зарядкалары – онлайн!

“Яшел фитнес” та күнекмәләрне онлайн-форматка күчерә. Алар 30 марттан 4 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Дүшәмбе (30 март):

8:00 Функциональ күнекмәләр

10:00 Буыннар өчен гимнастика

19:15 Йога – Айенгара

20:00 Реггетон

Сишәмбе (31 март)

10:00 Бер үк күнегүләр кабатланган күнекмәләр

11:00 Стретчинг

Чәршәмбе (1 апрель)

9:00 Йога

18:00 Пилатес

19:15 Функциональ күнекмәләр

Пәнҗешәмбе (2 апрель)

10:00 Бер үк күнегүләр кабатланган күнекмәләр

18:00 Көнчыгыш биюләре

20:00 Реггетон

Җомга (3 апрель)

9:00 Йога

10:00 Стретчинг

19:15 Дэнс-фитнес

Шимбә (4 апрель)

10:00 Бер үк күнегүләр кабатланган күнекмәләр

11:00 Бодибалет

Һәр күнекмә туры эфир форматында һәр фитнес-тренерның социаль челтәрендә алып барыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев