Логотип Идель
Бу – тема!

ТЕАТР – ОНЛАЙН-ФОРМАТТА: КАМАЛ, МАРИИН, ТЮЗ СПЕКТАКЛЬЛӘРЕН ИНТЕРНЕТ АША КАРЫЙБЫЗ!

Карантинлы каникул вакытында бар нәрсәне өйдән чыкмыйча гына эшләргә өйрәнәбез, бугай инде. Театр, кинотеатрларга юллар ябык. Тик болай булды, дип кенә моңаеп утырып булмый бит әле. Интернетта вакытны бушка уздырганчы, сәнгать әсәрләре белән танышып спектакльләрне дә онлайн карап була!

Бүген Россиякүләм мәдәни чараларны гына түгел, Татарстан театрларындагы спектакльләрне дә интернет аша карап була.

Мәскәү спектакльләре безгә якыная

Сбербанк һәм “Okko” мультимедиа сервисы «Сәнгать онлайн» проектын башлап җибәрде. Ул карантин вакытында театр, музей, концерт заллары ишекләрен онлайн-форматта ачарга ярдәм итә. Шушы бер порталда спектакльләр, концерт, виртуаль экскурсияләр һәм башка видеоконтент тәкъдим ителә. “Okko” онлайн-кинотеатрында (https://okko.tv/collection/art_online?utm_source=sberbank&utm_medium=finance_promo&utm_campaign=art_online ) теркәлгәндә, аларны бушлай карап була.

«Сәнгать онлайн» проекты узган ялларда башланып китте. Анда Мариин театрының ике балеты тәкъдим ителде. Алар – Сергей Прокофьевның “Золушка” һәм Родион Щедринның “Анна Каренина”сы. Массакүләм мәдәни чараларның кичектерелүе сәнгать һәм тамашачылар арасында киртә булдырырга тиеш түгел. Чөнки хәзер сәнгать әсәрләрен “Okko” онлайн-кинотеатрында карап булачак.

Сбербанк һәм “Okko” бушлай медиатекасында төрле аудитория өчен мультимедиа контентны туплыйлар. Биредә балалар, олылар, рок, классика, драма һәм популяр музыканы яратучылар күңеленә хуш килерлек әсәрләрне табып булачак. Коллекция даими рәвештә тулыландырылачак.

Камал спектакльләре дә – онлайн!

 Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры да замана технологияләреннән читтә калмый. 19 марттан башлап, театр спектакльләрне онлайн рәвештә күрсәтә. Театрның Youtube порталындагы каналында легендар спектакльләрне карарга мөмкин. Алар – бушлай. Коллекцияне тулыландырырга сүз бирәләр. Хәзергә шушы спектакльләрне карап, ләзәәтләнергә мөмкин:

– «Әлдермештән Әлмәндәр» (1976 ел) (https://www.youtube.com/watch?v=UXfg6Mkqhqo&feature=youtu.be )

– «Ахырзаман» (1987 ел) (https://www.youtube.com/watch?v=CFhZe9H8pjY&feature=youtu.be )

– «Кара чикмән» (2002 ел) (https://www.youtube.com/watch?v=O-eM54vpnPY&feature=youtu.be )

– «Үлеп яратты» (2011 ел) (https://www.youtube.com/watch?v=yJ8bNTHpU6A&feature=youtu.be )

– «Йөзек кашы» (2011 ел) (https://www.youtube.com/watch?v=IHM9T57GoN8&feature=youtu.be )

– «Мулла» (2012 ел) https://www.youtube.com/watch?v=4bcw4Vm4a9o&feature=youtu.be )

– «Галиябану» (2015 ел) (https://www.youtube.com/watch?v=GBt0Xu4RjmU&feature=youtu.be )

Шунысы да бар: быелгы, 114нче сезон, спектакльләренең онлайн-трансляциясенә 1 апрельдән билетлар сатыла башлаячак. Хәзергә туры эфир аша күрсәтеләчәк спектакль өчен театр сайтында тавыш бирү бара.

Мондый алым Камал театры өчен таныш. Чөнки 2018 елдан бирле театр спектакльләр һәм юбилей кичәләрен онлайн рәвештә күрсәтә. Аларны бөтен дөнья буенча 40 меңнән арты кеше караган. Ә быелның февралендә Камал театры спектакльләрен Яр Чаллы һәм Азнакай кинотеатрларында онлайн рәвештә күреп булган.

ТЮЗ да калышмый

Казан дәүләт яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) да технологияләр белән бер адымда атлый. Аның сайтлары аша да балалар һәм олылар өчен булган архив спектакльләрен бушлай карап була.

– «Розенкранц и Гильденстерн мертвы» (2002 год), 16+ (https://www.youtube.com/watch?v=xudeil2rllY )

– «Очень простая история» (2007 год), 12+ (https://www.youtube.com/watch?v=EG_Ft7zfzQM )

–  «Пчёлка Нечкебиль» (2012 год), 6+ (https://www.youtube.com/watch?v=KYRK8Hn1e2M )

– «Сказка про Стеклянного человечка» (2013 год), 6+ (https://www.youtube.com/watch?v=xlnX0sPWv5o )

– «Продавец дождя» (2018 год), 12+ (https://www.youtube.com/watch?v=cfLCtFTJMng )

Коллекцияне тулыландырачаклар. Ә социаль челтәрләрдә исә тамашачылар күрергә теләгән спектакльләр турында фикер калдырырга сорыйлар.

фото Галиәсгар Камал театрының сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    atnyateatr.ru/afisha матур спектакльләр карый аласыз