Алинә МИННЕВӘЛИЕВА автор яңалыклары
-
ЙОКЫ ӨЧЕН БЕЗГӘ ЧЫНЛЫКТА НИЧӘ СӘГАТЬ ВАКЫТ КИРӘК?
Йокы безнең баш мие эшчәнлегенә бәйле. Әгәр табиблар йокыга сарыф итәргә киңәш иткән сәгатьләрне гомер буена бүлсәк, кеше 79 яшькә кадәр 9587 көнен йоклап уздыра икән. Бу – гомернең өчтән бер өлеше. Эволюция ягыннан караганда, йокы – вакытны бушка уздыру. Һәм монда мөһим сорау туа: ул шулкадәр мөһимме соң? -
АВЫЛ ЯШЬЛӘРЕНӘ – ИНИЦИАТИВА ӨЧЕН АКЧА!
Авылларга яңа сулыш өрү, аларны төрле яклап үстерү өчен яңа, кайнар идеяләр кирәк. Гадәттә, яшьләрдә алар бихисап була. “Авыл көче” дигән социаль әһәмиятле проектлар конкурсы нәкъ алар өчен уздырыла да инде. Быел ул беренче тапкыр онлайн-форматта оештырылды. -
ЕВРОПА ОЛИМПИАДАСЫН КАЗАНДА ЯЗГАННАР
Кайвакыт чит илдә узарга тиешле олимпиаданы өйдән чыкмыйча гына язарга туры килә. Шулай итеп, математика буенча IX Европа кызлар олимпиадасы онлайн-режимда уздырылган. 53 ил вәкилләре катнашкан сынауда Розалина алтын медаль яулаган, ә Ралина көмеш медальгә лаек булган. Россия җыелмасы исә беренче урын алган. -
ДАНИЛ ШАЙМУЛЛИН: «ЧИТ ТЕЛДӘГЕ ҖЫРНЫ ТАТАРЧАГА ТӘРҖЕМӘ ИТЕП ӘЗЕРЛӘҮ ӨЧЕН ИКЕ КӨН ГЕНӘ КИРӘК!»
Соңгы араларда Instagram челтәрендә чит ил, рус җырларын татарчага тәрҗемә иткән Данил Шаймуллин видеоларын күп кеше карап өлгергәндер. Хәзерге вакытта шушы Татарстан егете Вьетнамда яши. Ул шулай итеп, Азиядә яшәп тә татар телен онытмыйча, аны популярлаштыра. -
БЫЕЛ КӨЛЛИЯТЛӘРГӘ НИЧЕК КАБУЛ ИТӘЧӘКЛӘР?
Быел көллият һәм техникумнарга кабул итү кампаниясе дә бераз үзгәреш кичерәчәк. Бу әлеге дә баягы эпидемиологик ситуациягә бәйле. -
ИСМӘГЫЙЛЬ НИЗАМИЕВ: «ЗӨЛӘЙХА КҮЗЛӘРЕН АЧА»да АЮНЫ ҮЗЕМ ЯСАДЫМ!
«Зөләйха күзләрен ача» фильмындагы кечкенә Йосыфны бер сөясе, бер кысып кочаклыйсы килде. Яшь актерның искиткеч уйнавы тамашачыларны үзенә җәлеп итте. Бу рольне Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистлары, Илнар һәм Лилия Низамиевларның 11 яшьлек уллары Исмәгыйль башкарды. -
ИСЛАМ ХАФИЗОВ: “СИН БЕЗНЕ ЕЛАТТЫҢ!”, ДИДЕЛӘР”
“Зөләйха күзләрен ача” фильмы беркемне дә битараф калдырмады. Төп рольләрдә үзебезнең татар егетләре уйнавы күңелдә горурлык хисе уятты. 16-17 яшьлек Йосыфны Татарстанның атказанган артистлары Ирек һәм Гөлчәчәк Хафизовларның уллары Ислам уйный. Моңа кадәр кинода төшү тәҗрибәсе булмаса да, осталарча ерып чыкты ул бу ролен. -
КЕШЕ АҢЛАТА АЛМАГАН 20 ЭМОЦИЯ
Кайвакыт күңелдә әллә нинди бураннар, хисләр уйлый. Үзеңнең күңелең аша уздырган эмоцияләрне кайчак сүз белән дә аңлатып булмый хәтта. Баксаң, аларның һәрберсенең үз термины, төшенчәсе бар икән бит! Бүген шулар турында сөйләшәбез. -
БЕЗГӘ УҢЫШКА ИРЕШЕРГӘ НӘРСӘ КОМАЧАУЛЫЙ?
Эш кенә эшли башлыйм, дисең, йә теге әйбер, йә бу әйбер игътибарыңны җәлеп итә. Шулай итеп, бөтен планнарың чәлпәрәмә килә. Бу проблема һәркемгә да таныш. Баксаң, игътибарны туплый алмауга ике фактор комачаулый икән. -
«СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» ЛАУРЕАТЛАРЫ ИЗОЛЯЦИЯДӘ ДӘ ТИК УТЫРМЫЙ!
“Созвездие-Йолдызлык” фестивале үзизоляция вакытында да актив эшчәнлеген дәвам итә. Үз тамашачыларын интернет челтәре аша шатландыра ул. Аның “Пересидим карантин” ролигын социаль челтәрләрдә 50 меңнән кеше карап өлгергән инде. -
ӨЙДӘ КАЛЫП ТА ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕН ӨЙРӘНЕП БУЛА!
Үзизоляция вакыты – белемнәр туплау, яңа әйберләргә өйрәнү вакыты да әле ул. Интернет кул астында булганда, таулар да күчерергә мөмкин. Мисал өчен, мондый шартлар – юл йөрү кагыйдәләренә төшенер өчен менә дигән чак. -
УРАЗА ТОТУЫҢНЫ INSTAGRAMда КҮРСӘТЕРГӘ ЯРЫЙМЫ?
Тиздән Рамазан ае башланып китә. Димәк, күңелләр тагын да нечкәрә. Яшьләр дә күбрәк дингә тартыла дигән сүз. Үзизоляция режимы булу сәбәпле, мәчетләргә йөрергә ярамаса да, Instagramда да үзләренең ураза тотуын, ифтарны ничек үткәрүе турында постлар да арта. Тик, бу айга аяк атлау белән, башта сораулар күбәя генә. Мондый гамәлләр дин тарафыннан рөхсәт ителгәнме соң? -
ДИСТАНЦИОН УКУ: РАФИС БОРҺАНОВ МЕҢ СОРАУГА НИЧЕК ҖАВАП БИРДЕ
Үзизоляция чорында дистанцион укуга күчү – балаларга гына түгел, әти-әниләргә дә, укытучыларга да зур сынау. Мондый катлаулы чорда, табигый ки, башта меңләгән сораулар туа. Бу уңайдан бүген Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов турыдан-туры эфирда чыгыш ясады. -
«СӘЛӘТ» ОНЛАЙН ҖЫЕНЫ НИЧЕК УЗДЫ?
19 апрельдә “Сәләт” яшьләр фонды беренче тапкыр онлайн рәвшетә “Сәләт җыены”н уздырды. Бу 12 сәгатьлек җанлы аралашу иде. Татар һәм рус телләрендә барган онлайн-чарада “Сәләт” кунаклары, дуслары, фикердәшләре чыгыш ясады. Хәтта төрле илләрдән булган ватандашларыбыз да бу җыенга кушылды. -
ТУЛАЙ ТОРАКТА ТОРМАГАН ӨЧЕН ТҮЛӘТТЕРӘЧӘКЛӘРМЕ?
Үзизоляция чоры вакытында район-авыллардан килгән студентлар дистанцион белем алу вакытында туган якларына кайтып китте. Тик күбесен “Тулай торакта тормаган өчен яшәү хакын түләттерерләрме?” дигән сорау борчый. Кайбер вузларда бу уңайдан, уңай карарлар кабул ителгән дә инде.