Логотип Идель
Бу – тема!

АВЫЛ ЯШЬЛӘРЕНӘ – ИНИЦИАТИВА ӨЧЕН АКЧА!

Авылларга яңа сулыш өрү, аларны төрле яклап үстерү өчен яңа, кайнар идеяләр кирәк. Гадәттә, яшьләрдә алар бихисап була. “Авыл көче” дигән социаль әһәмиятле проектлар конкурсы нәкъ алар өчен уздырыла да инде. Быел ул беренче тапкыр онлайн-форматта оештырылды.

Анда Татарстанның Аграр яшьләр берлеге катнашучылары бәйгегә үз проектларын тәкъдим итте. Алар арасында яшьләр эшмәкәрлеге, авыл туризмы, милләтара мөнәсәбәтләр, яшьләрнең социаль проблемаларын хәл итү өчен иҗтимагый инициативаларны үстерүгә юнәлтелгәннәре бар иде. Шулай итеп, конкурста катнашып,  республика авыл яшьләре үз инициативаларын тормышка ашыру өчен финанс ярдәмен ала алачак. Җиңеп чыккан проектлар мәгълүмати, оештыру һәм 50 меңнән алып 200 мең сумга кадәр финанс ярдәменә дәгъва кыла.

Сайлап алу турында Татарстанның 19 районы 24 проект тәкъдим итте. Алар арасында Балтач районы яшьләренең “ГаиләФест” гаилә фестивале бар иде. Аны август башында оештырырга планлаштыралар. Алдан гариза тапшырган 15 гаилә төрле конкурсларда ярышачак. Биредә 7 зона – җирле фермерларның продукциясе ярминкәсе, балалар зонасы, кибетләр, сәхнә, кулинар мастер-класслары, иҗади мастер-класслар, спорт зонасы оештырылачак. Моннан тыш, уеннар, тамашачылар өчен интерактивлар булачак.

Биектау районы яшьләре исә “Авылда рәхәт” проектын тәкъдим итте. Аның авторлары реаль тормыш вакыйгаларына нигезләнгән квест булдырырга тәкъдим итә. Аның өчен элеккеге авыл йорты мохите булдырылачак. Проектны уйлап табучылар исә шул рәвешле авыл тарихы һәм мәдәниятен саклап калуга өлеш кертүгә өмет итә. Шулай ук проект ярдәмендә авыл җирлегенә туристлар җәлеп итәргә телиләр.

Дамир Фәттахов, Татарстан яшьләр эшләре министры:

– Республикабызга авыл территорияләрен үстерү белән чын-чынлап кызыксынган кешеләр мөһим. Авылларда тормышка ашырылган проектлар авыл тормышын җанландырып җибәрергә ярдәм итәчәк. Моның ачык мисаллары Авыл яшьләре конгрессында күренде. Тиздән һәр районда заманча яшьләр үзәкләре барыкка киләчәк. Алар төрле чаралар оештыру урыны гына түгел, ә шәһәр яки райондагы прогрессив үзгәрешләрне сайлап алырга ярдәм иткән үзенә күрә бер катализатор булачак.

2019 ел нәтиҗәләре буенча “Авыл көче” конкурсы катнашучылары үз проектларын уңышлы тормышка ашырган. Баулы районының “АГРОПоколение” проекты – шундыйлардан. Аның төп максаты – авыл хуҗалыгы профессияләренең абруен арттыру. Әлеге проект авылдагы эшче яшьләр өчен профориентация мәктәбе форматында уза. Менделеевск районының “Помогатор сельских инициатив” проекты 10 яшь гаиләгә кош-корт үрчетүгә кооперативлар оештырып җибәрү өчен җайланмалар тапшырган. Бөгелмә районындагы “Туризм һәм коткару эшләре нигезләре” проекты яшьләргә коткару эшләренең нигезенә төшенергә, шулай ук агротуризмны популярлаштырырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев