Логотип Идель
Бу – тема!

ЕВРОПА ОЛИМПИАДАСЫН КАЗАНДА ЯЗГАННАР

Кайвакыт чит илдә узарга тиешле олимпиаданы өйдән чыкмыйча гына язарга туры килә. Казанның 131нче лицей укучылары Розалина Миргалимова белән Ралина Йосыпова да шулай эшләргә мәҗбүр булган. Моңа әлеге дә баягы дөньядагы эпидемиологик ситуация сәбәпче. Шулай итеп, математика буенча IX Европа кызлар олимпиадасы онлайн-режимда уздырылган. 53 ил вәкилләре катнашкан сынауда Розалина алтын медаль яулаган, ә Ралина исә көмеш медальгә лаек булган. Россия җыелмасы исә беренче урын алган.

Олимпиадага сайлап алу берничә этаптан торган. Иң элек кызларга республика олимпиадасын узарга туры килгән, аннары – Бөтенроссия дәрәҗәсендәген. Гомумән алганда, әлеге Европа олимпиадасына бары тик Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулаган кызлар гына эләгә алган. 15 кешедән бары тик 4 кешене генә сайлап алганнар. Аларның икесе – Татарстан кызы, калганнары – Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан.

– Без олимпиаданы, Нидерландыга барып, шунда язарга тиеш идек. Әмма көтмәгәндә-уйламаганда, чикләр ябылды, Европа олимпиадасын өйдә язарга мәҗбүр булдык. Әлбәттә, олимпиадада катнашучылар белән күзгә-күз карап аралашу интернет аша булганыннан мең тапкырга өстенрәк. Күңелдә үпкә булмады. Әлбәттә, шундый ситуация булгач, өйдә калуың яхшырак. Тик күңел белән Нидерландыга барасы килде, әлбәттә, – ди Розалина.

Моңа кадәр укучы кызның халыкара олимпиадада катнашканы булмаган. Бөтенроссия олимпиадасында призер булган ул. Шулай ук күп кенә математик турнирларда катнашып, җиңүләр яулаган.

Европа интеллектуаль сынавы барлыгы 6 биремнән торган. Алар Розалинага таныш булмаган. Математика олимпиадасына әзерләнгәндә, укучы кыз Казан математика түгәрәгенә йөргән йөргән, укытучысы белән дә шөгыльләнгән, мөстәкыйль рәвештә дә былтыргы олимпиадада булган мәсьәләләрне чишкән. Розалинаны Алена Игоревна Володина, Нияз Наил улы Нәкыйпов, Вадим Вадимович Шурыгин әзерләгән.

Олимпиада 2 турдан, аларның һәрберсе икешәр биремнән торган. Һәрбер тур 4,5 сәгать дәвам иткән. Сынау онлайн-форматта узгач, аны оештыру тәртибе дә бераз үзгәргән булган. Мисал өчен, укучы кызларның җитәкчеләре биремнәрне аларга җибәргән, әти-әниләре аны принтер аша чыгарткан, кызлар мәсьәләләрне чишкән. Сынаулар тәмамлангач, үзләренең язган бланкларын җитәкчеләренә сканер аша җибәргәннәр. Нәтиҗәләре исә бер-ике көннән соң билгеле булган. Комбинаторика, алгебра, геометрия, саннар теориясе – сынау биремнәре шушындый темаларга кагылышлы булган. Әлеге сынау узган көнне лалә чәчәкләре белән танылган Нидерландылардагы чәчәкләр бакчалары буенча онлайн-экскурсияләр дә уздырылган.

Розалина фикеренчә, олимпиадада җиңүнең әллә ни сере юк. Иң мөһиме күп итеп мәсьәләләр чишәргә, укытучы биргән белемнәрне үзеңә яхшылап сеңдереп барырга кирәк. Кыз инде 5нче сыйныфтан бирле олимпиадаларга катнаша икән. Математика аңа мәсьәләләр чишү, шулай ук ел дәвамында математика буенча җыеннар, турнирларда катнашу мөмкинлеге белән кызыклы. Шулай ук кызыклы мәсьәләләрдә берничә чишелеш табып була, моңа кадәр син күрмәгән идеяләргә тап булырга, аларны тормышта, башка мәсьәләләрдә дә кулланып була икән.

Олимпиадада кыз үз яшьтәшләре белән очраша, вузга кергәндә өстәмә бонуслар да ала икән. Розалина Бөтенроссия олимпиадасында 8нче сыйныфта җиңгән булган. Аның нәтиҗәләре 4 ел гамәлдә була. Шулай итеп, ул Россиянең теләсә кайсы вузына БДИ нәтиҗәләреннән башка керә ала. Киләсе елда да ул Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яуларга тели. Кызганыч, быел 9-10 нчы сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының финалы үткәрелми калган. Ә бу сынауда җиңүче дипломы ел буе олимпиадага әзерләнгән укучылар өчен бик күп мәгънәгә ия.

– Оффлайн-олимпиаданың плюслары күбрәк. Чөнки тур дәвамында син кешеләр белән турыдан-туры аралаша аласың. Мәсьәләләр буенча фикер алышырга мөмкин. Мин бу Европа олимпиадасын өйдә яздым. Ә үзизоляция чорында өйдә болай да кеше күп, барысы да сиңа сораулар яудыра. Иң еш ишеткәнем “Розалина, сиңа су алып килмәскәме?” дигәне булды (елмая). Әлбәттә, олимпиаданы гадәти форматта язу күнегелгән иде инде. Ягъни аерым кабинетта парта артында утырып язу күпкә җайлырак. Биремнәр барысы да рус теленә тәрҗемә ителгән була. Минем өчен алтынчы бирем иң авыры иде. Аны олимпиадада бер генә кеше чишә алган. Әлбәттә, әлеге алгебра юнәлешендәге биремне чишү мөмкинлеге булган. Ләкин мин аны чишә алмадым, – ди укучы.

Розалина фикеренчә, күп итеп тырышлык куйсаң, шушы фәнне яратсаң, барысы да булып чыгачак. Шулай ук ул олимпиадага алдан ук әзерләнә башларга, узган елгы биремнәрне дә чишеп карарга тәкъдим итә. Киләсе елга кыз чыгарылыш сыйныфында булачак. Ул, математикадан кала, информатика белән дә тирәнтен шөгыльләнә. Мәскәүдәге Икътисад югары мәктәбенә укырга керергә тели.

Белешмә:

Математика буенча Европа кызлар олимпиадасы 2012 елдан бирле ел сан уздырыла. Командалар составына 4 кеше керә ала. Киләсе олимпиада 2021 елның 9-15 апрелендә Грузиядә узачак.

Фотолар геройның шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев