Логотип Идель
Бу – тема!

БЫЕЛ КӨЛЛИЯТЛӘРГӘ НИЧЕК КАБУЛ ИТӘЧӘКЛӘР?

Быел көллият һәм техникумнарга кабул итү кампаниясе дә бераз үзгәреш кичерәчәк. Бу әлеге дә баягы эпидемиологик ситуациягә бәйле.

2020нче елда урта һөнәри уку йортларының көндезге бүлекләренә кабул итү 25нче августта тәмамлана, ләкин ул:

– соңгы ТДИ нәтиҗәләре рәсми рәвештә билгеле булып, 20 көн үтмичә, иртәрәк була алмый (9нчы сыйныфлардан соң укырга кереп булган программаларга)

– соңгы БДИ нәтиҗәләре рәсми рәвештә билгеле булып, 20 көн үтмичә, иртәрәк була алмый (11нче сыйныфтан соң кабул ителә торган программаларга).

Иҗади профессияләргә һәм белгечлекләргә укырга кергәндә, барысы да башкача. Монда көндезге бүлеккә укырга кергәндә, документларны кабул итү 15нче августта тәмамлана, ләкин ул:

– соңгы ТДИның нәтиҗәләре билгеле булып, 10 көн үтмичә, иртәрәк була алмый (9нчы сыйныфлардан соң укырга кереп булган программаларга)

– соңгы БДИ нәтиҗәләре рәсми рәвештә билгеле булып, 10 көн үтмичә, иртәрәк була алмый (11нче сыйныфтан соң кабул ителә торган программаларга).

Читтән торып укырга керергә теләүчеләр өчен:

Биредә инде документларны кабул итүне көллият яки техникум үзе билгели. Ләкин алар көндезге бүлеккә кабул ителә торган абитуриентларныкыннан да иртәрәк була алмый.

Әле шунысы да бар: уку йортында кабул итәргә буш урыннар калган очракта читтән торып укырга керү өчен документларны 25нче ноябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.

Документларны ничек тапшырырга?

Укырга керүчеләр документларын көллият яки техникумның электрон почтасына яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша җибәрә ала.

Көллият һәм техникумнарны тәмамлаган чыгарылыш студентлары өчен дә мөһим хәбәр бар. Чыгарылыш квалификация эшләре һәм дәүләт имтиханнары дистанцион рәвештә узарга мөмкин. Шулай ук диплом эшен яклауның вакыты күчерелүе ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев