Логотип Идель
Бу – тема!

КАРАНТИН: ФАТИР ЭЧЕНДӘ СӘЯХӘТ

Энергияң ташып торганда, көне буе дүрт дивар арасында утыру бер дә рәхәт түгел. Җитмәсә, урамда яз үзенә дәшә. Тик кирәк булгач, кирәк инде! Илнең, дөньяның имин һәм сәламәт булуын теләсәң, өйдә утырмыйча башка чараң юк! Бер җиргә дә барырга ярамаганда фатир эчендә дә үзеңә шөгыль табып була. «Ялкын» сиңа үз киңәшләре белән ярдәм итәр.

 

Ванна бүлмәсе

Бүген бу бүлмә берничә сәбәп буенча бик популяр. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм әбиләребез дә кулны яхшылап, сабын белән юарга куша. Суың кайнармы, җылымы – анысы мөһим түгел. Иң мөһиме – кулыңда сабын булсын! Шуңа да, юыну бүлмәсе вирустан саклый торган урын да булып тора әле. Сабын запасларын җыеп куй да, рәхәтләнеп юын.

Ванная Комната, Деревянная Мебель, Душ

Кинолардагы героиняларны хәтерлисеңме? Алар җылы сулы, күбекле ваннада рәхәтләнеп ята. Син дә алардан үрнәк ала аласың. Мондый ванна киеренкелекне бетерә, тәнне йомшартып җибәрә. Суга керер алдыннан, үзеңә имбирьле (әле хәзер анысы да дефицит бит әле аның!) чәй ясап, табигать тавышларын кабызып, кич буе шулай ята аласың. Үзеңне курортта кебек хис итеп.

Шуңа да, ванна бүлмәсе вакытны уздырырга шәп мөмкинлек бирә: биредә кешеләрдән һәм эштән ял итәргә, киеренкелекне бетерергә, спа-кич оештырырга мөмкин.

Кухня

Исемлектә иң мөһим урында торадыр, мөгаен. Әгәр тискәре хәбәрләрдән күңелсез була башласа, йә эштән-укудан арсаң, нервлана башласаң, чыгу юлы бер – кухняга керергә кирәк.

Кухняда һәрчак рәхәт, уңайлы, әйтерсең лә, син әби-бабаңа кунакка кайткансың. Ә суыткыч – чып-чын хәзинә урыны. Чөнки аны ачуга ук, бөтен нәрсәдән дәва таба аласың. Менә сиңа торт кисәге, тәмле кәтлитләр, менә аш... Җаның ни тели, шуны аша! Әгәр печенье запасларын туплап куйган булсаң, биредә эшләп тә, укып та була әле.

Кухня Ginsburgconstruction 3, Плитка Кухня, Новая Кухня

Балкон

Балконда һәрвакыт ниндидер кызыклы әйберләр булып тора. Биредә урамдагы сыман ук, бары тик күзәтү өчен генә урын азрак. Бу, фильмны кинотеатрда түгел, ә телефонда кушымта аша карау кебек. Башта син нидәндер колак кагасың кебек, тик ярты сәгатьтән соң инде моңа да шатланасың.

Балконда үзеңнең мини-паркыңны да ясап була. Хәер, башта аны җыештырып алу да комачауламас. Тәрәзәләрне, киштәләрне, идәннәрне юып чыгар. Өйдәге кайбер гөлләрне дә балконга чыгарып куй. Яки аларны интернет-кибет аша заказ биреп була. Хәзер интернет аша товар кайтартуның бернинди проблемасы юк. Кәнәфи яки урындыклар чыгарып куй. Әле май ае булмаса да, балконга чыгып, һава сулап була. Тик өстеңә куртка, аякларыңа җылы оекбаш кияргә генә онытма.

Әгәр балкон йортның ишегалдына чыкса, балкон аша күршеләр белән аралашырга, карантин режимын сакламаган кешеләрне әрләп алырга да мөмкин.?

Балкон, Лица, Постоянного, Солнечный Свет, Женщина

Коридор

Әгәр коридор башка күршеләр белән уртак икән, сиңа бәхет күктән яуган дигән сүз. Бүген музейлар ябык булса да, коридорда узган вакытларның тарихында казынырга мөмкин. Үзеңне археолог итеп хис ит тә, казу эшләренә “бар”. Уртак коридорда ни генә юк: иске чаналардан алып, 1970нче еллардагы пәлтәләргә кадәр саклана монда. Әгәр винтаж әйберләрен яратасың икән, берәр звыклы әйбергә тап булырга мөмкинсең. Тик башта тапкан әйберне алырга рөхсәт сорарга онытма.

Әгәр балконың юк икән, коридорны да йөреп кайту өчен урын итеп оештырырга була. Тегендә-монда йөрү бик нык тынычландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев