Логотип Идель
Бу – тема!

ҮЗИЗОЛЯЦИЯ ВАКЫТЫНДА ЙОКЫ РЕЖИМЫ НИНДИ БУЛЫРГА ТИЕШ?

Бер айлык үзизоляция чорында бар нәрсә дә үзгәрә. Йокы да, дәресләр әзерләү дә, ашау да... Тик организм, үзизоляция вакыты тәмамланып, иреккә чыкканнан соң, бары тик “рәхмәт” әйтсен, дисәң, аның турында инде хәзердән үк кайгыртырга кирәк. Беренче чиратта, йокы режимын яхшылап карау мөһим.

Чөнки соң ятып, соң торып, көндәлек режимны астын-өскә китереп, йокысызлыктан интегә башлау ихтималы да арта.

– Йокы яхшы булсын, дисәң, йокы белән уяу булу графигына җитди карарга кирәк. Бер тәүлек эчендәге йокы сәгатьләре артырга тиеш түгел. Урын-җиргә бары тик йокларга гына барып ятарга кирәк. Урын өстендә укымау, эшләрне эшләмәү хәерле. Көндез йокламасаң, яхшырак. Әгәр көндез черем итеп алмыйча түзеп булмый икән, бу очракта йокы ярты сәгатьтән дә артмаска тиеш. Һәм кичке йокыга 8 сәгать кала гына черем итеп алырга ярый, – ди КФУның Университет клиникасы йокы лабораториясе җитәкчесе Лилия Шаһиәхмәтова.

Хәбәрләрне иң яхшысы көннең беренче яртысында карарга. Мәгълүматны иләк аша уздырып, үзеңне юкка-барга борчымаска һәм бары тик ышанычлы чыганакларга гына таянырга киңәш итәләр.

Урамга чыгарга ярамаганлыктан, көннең беренче яртысында 1-1,5 сәгать тәрәзә янында булырга кирәк. Мөмкинлек булса, форточканы ачып, кояш яктысында эшләү бик яхшы. Болытлы көннәрдә исә ак “офислы” спектрлы лампочканы куллану кирәк.

Көн саен 30-40 минут физкультура белән шөгыльләнү файдалы.

Составында кофеин булган эчемлекләрне – чәй, кәһвә, тоникны киметергә кирәк. Йокларга 6 сәгать кала аларны бөтенләй эчәргә киңәш итмиләр. Кофеин нерв системасына тәэсир итүдән кала, ул йокыны китерми, стресс, борчылуны арттыра, кәефне үзгәртә. Триптофанга бай ризыклар – сыр, сөт, соя, йогырт, банан шулай ук кәефне яхшырта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев