Логотип Идель
Бу – тема!

“МИКУЛАЙ” – КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА

Быелгы театр сезоны Кариев театры өчен премьераларга бай булды. Чираттагысы – Мансур Гыйләҗевның “Микулай” дип исемләнгән әсәре буенча куелган монодрама. Аны театрның баш режиссеры Ренат Әюпов сәхнәләштергән.

Моңа кадәр Кариев театрында бер тапкыр да моноспектакль куелганы булмаган. Микулай ролен Г. Камал театры артисты Олег Фазылҗанов һәм Г. Кариев театры артисты Фәнис Кәлимуллин ике составта уйный. Журналистларга тәкъдим ителгән көнне спектакльдәге төп рольне Олег Фазылҗанов башкарды.

Спектакльдә сүз Сарсаз Күл авылында берьялгызы тормыш итүче керәшен агае Микулай турында бара. Аның тормыш ситуацияләре аша авыл тарихын күрәбез. Башланганда ук, төп геройның үзенең почмагында сыннар ясап утырганынн күрәбез. Мондый сыннар аңарда бик күп. Менә әнисе сыны, менә – әтисенеке, менә – хәләл җефетенеке. Тик чынлыкта ул шушы җансыз сыннар урынына чын, тере кешеләрне күрергә тели. Чөнки авылында беркем калмаган, барысы да туган якларын ташлап чыгып киткән. Хәтта карт-карчыкларны да Микулайга берәм-берәм үзенә күмәргә туры килгән.

Инде ярты ел дәвамында Сарсаз Күл авылында яңгыр яуганы юк. Шуңа Микулай керәшен традицияләре буенча яңгыр чакыра. Моны ул кеше сыннарын куеп, су сибеп эшли: “Чүрмәчтеки уйныйбыз, Ходайдан яңгыр сорыйбыз”, ди ул. “Чүк-чүк” уены ярдәмендә ул яңгыр гына түгел, ә авылына кешеләр кайтарырга да тели. Ул үзе дә авылында яңа тормыш башлау теләге белән яна. Моның өчен чиркәү ачарга, яшь попны чакыртырга, мәктәп ачарга, читтән укытучылар чакыртырга тели. Хыяллар күп, тик чынбарлык кына башкача шул.

Вакыйгалар Микулайның өендә дә, авыл урамында да бара. Урамда үсеп утырган ялгыз агачның язмышы, әйтерсең лә Микулайныкы белән аваздаш. Икесе дә – япа-ялгыз, җил генә аларның уйларын тагын да шомландыра. Еш кына үткәннең шәүләләрен ишетә Микулай. Аның сәбәбе нигезендә ул үзе катнашкан Әфган сугышындагы вакыйгалар да бардыр, алар да эзсез югалмагандыр дигән фикергә киләсең. Чөнки андагы канкойгыч, йөрәкне тетрәндергеч ситуацияләр дә Микулай күңеленә тирән кереп утырган.

Шушы моноспектакль дәвамында төп герой үз тормышын, йомгак кебек, сүтеп, тасвирлап бирә. Кояш чыгышыннан килгән болыт яхшылык алып килми, дип әйтә торган була аның әбисе. Шул болыт күлне бөтереп алып, төбеннән үк күтәреп ала. Күл кибә башлый. Бу – кабаттан авыл бетү белән чагыштыру. Тик Микулай моңа карамыйча, авылда яши бирә, аны кое коткара.

Режиссер биредә керәшен халык мәдәниятенә дә урынны түрдән биргән. Керәшен татарлары хорын да милли киемнәрдән күрәбез. Алар башкарган җырлар да – барысы да керәшен фольклоры, йә булмаса керәшеннәр яратып башкара торган музыкаль әсәрләр. Мисал өчен, “Урманнарда йөрдем”, “Бас әле станокка”, “Париж, Париж”. Шулай ук керәшен сөйләмендә рус исемнәренең үзгәрүен Микулай ачыктан-ачык сөйләп бирә. Мисал өчен, Василий – Бәчте, Марина – Марина (басым соңгы иҗеккә төшә).

Кечкенә милләтләрнең теле, мәдәнияте, традицияләре югала бару, авыллар бетү – спектакль нигезендә шушы проблемалар ята. “Бер кеше кешегә чутланамыни?! Кешегә кешечә карасыннар өчен закон булырга тиештер бит?!” дип ачына Микулай. Чөнки аның да кешечә яшисе килә, авыл уртасына кадәр юл салдырырга, йортында газ кертелүен тели ул. Әбисе аны “Артык сөенмә, артык көенмә, барысын да сабырлык белән эшлә”, дип өйрәтә. Гомер уртасына җиткәндә, бу сүзләрнең, чыннан да,дөреслеккә туры килүен аңлый ул. Микулайга үткәннәр гел дәшеп тора. Әти-әнисе, яраткан кешесе һәрчак үз янына чакыра...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев