Логотип Идель
Бу – тема!

ПРЕЗИДЕНТ МӘКТӘП АШХАНӘСЕНДӘ КӘТЛИТ ҺӘМ ӨЧПОЧМАКТАН АВЫЗ ИТТЕ

Ашказаныңа туклыклы, файдалы ризык кермәсә, укуга да теләк калмый. Ә, димәк, мәктәп укучыларын кайнар, сыйфатлы ризык белән тәэмин итү дә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. Җитмәсә, тиздән 1-4 сыйныф укучылары мәктәптә бушлай ашаячак. Димәк, контроль һәм сыйфат дәрәҗәсе тагын да артырга тиеш.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга булган юлламасында 2020 елның 1нче сентябрьдән башлангыч сыйныф укучыларына кайнар ризык белән бушлай тәэмин ителергә тиешлеген әйтте. Мондый системага күчеш 2020-2023 елларда башкарылырга тиеш.

Шул уңайдан, Казанның 186нчы номерлы лицеенда бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин кунак булды. Алар мәктәп ашханәсендә мәктәп менюсында тәкъдим ителгән ризыклардан авыз итте. Тавык-балык кәтлите, өчпочмакны татып карады. Президент та, Мэр да әзерләнгән ризыклардан канәгать калды. Аларга, укучыларның туклануы төрлеләндерелсен өчен, менюның ничек үзгәргәнен дә сөйләделәр. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, мәктәпләрдә кайнар аш белән тәэмин итү сыйфатын контрольдә тотарга кирәк.

Президент кушуы буенча бер ай дәвамында мәктәп ашханәләрендәге җиһазларның торышы турында мәгълүмат җыярга һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру өчен акчалар бүлеп бирергә тиешләр.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Президенты:

Әлеге карар ил җитәкчелеге, Президент Владимир Путин, тарафыннан кабул ителгән. Минемчә, ниндидер җитди проблемалар юк. Аңлашыла: кайдадыр бездә ашханәләрдә урын җитеп бетми, кайдадыр җиһазлар начар. Бер ай дәвамында без моның турында мәгълүмат алачакбыз. Безнең төп бурыч – әлеге проектны башлап җибәрү.

Аның фикеренчә, мәктәптә туклану файдалы һәм дөрес булырга тиеш. Азык-төлекнең дә яңа, ризыкларны әзерләүче эшчеләрнең дә чиста-пөхтә булуы зарур. Мәктәп менюсы ризыкларындагы азык-төлек югары сыйфатлы булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев