Логотип Идель
Бу – тема!

70 КЕШЕГӘ – 7 МИЛЛИОН ЯКИ ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕ ГРАНТЛАРГА ИЯ БУЛДЫ

Син социаль яктан әһәмиятле булган проектны тормышка ашырырга телисең. Тик моңа финанс як киртә булып торамы? Быел республикадагы 1455 яшь кешенең дә мондый теләге булган. Һәм алар, бернидән дә куркып тормыйча, “Ятып калганчы, атып кал” мәкаленә нигезләнеп, физик затлар өчен I Республика грантлар конкурсына гаризаларын тапшырган.

Әлеге конкурска гаризалар 2019 елның 11 декабреннән 2020 елның 11 гыйнварына кадәр кабул ителгән. Бәйгенең эксперт советы проектларга башта читтән торып бәя бирсә, февраль-март айларында катнашучылар үз эшләрен яклаган. Һәр проект максималь дәрәҗәдә 300 мең сумлык грант алуга дәгъва кыла алган.

Гомумән алганда, 1455 яшь кеше үз проектына грант отарга теләгән. 542 кеше сайлау туры аша узган, үзең торып катнашу этабында 224 кеше көчен сынаган. 12 март көнне, грантларны республиканың 33 районыннан 70 кеше алуга иреште. Бәйгенең гомуми бюджеты 7 миллион сумны тәшкил иткән. Әгәр элек грантлар алуга бары тик коммерцияле булмаган оешмалар гына дәгъва кыла алса, хәзер исә бернинди оешмада да теркәлмәгән яшьләрнең дә мондый мөмкинлеге бар.

Дамир Фәттахов, Татарстан яшьләр эшләре министры:

– Сез – барыгыз да җиңүче, чөнки һәрберегез билгеле бер идея белән килгән. Алар игътибарга лаек. Мисал өчен, социаль эшмәкәрлек юнәлешендә проектларның социаль яктан да, эшмәкәрлек ягыннан да әһәмияте зур. Безгә өчен сезнең белән элемтәдә булу мөһим, сезгә алга таба федераль конкурсларда катнашканда, шартлар булдырырга телибез.

Әлеге грантлар конкурсына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәер-фатыйха биргән булган. Бер елдан азрак вакыт эчендә республика яшьләре үз идеяләрен тәкъдим итте. Аларның үз потенциалларын, идеяләрен Татарстанда тормышка ашыруы мөһим.  

Яшьләрне котларга Росмолодежь җитәкчесе Александр Бугаев та килгән иде. “Физик затлар тарафыннан грантлар конкурсын оештыру федераль дәрәҗәдә дә зур тарихка ия. Бу үз идеяңне тормышка ашыруны сынап карау. Гадәттә, иҗтимагый оешмалар арасындагы грантлар конкурсы – инде мөһим проектны тормышка ашырган оешмалар арасындагы бәйге. Ә физик затлар арасындагы конкурс – ул сезнең хыялыгызны тормышка ашыруга багышланган грантлар бәйгесе. Әлбәттә, моның өчен исәп-хисап тотарга да туры киләчәк. Ләкин бу “Россия – мөмкинлекләр территориясе” тезисына дәлил. Сезгә шундый битараф булмаган дөрес кешеләр булуыгыз өчен рәхмәт”, – ди җитәкче. Аның фикеренчә, Татарстан –федераль конкурсны төбәкләрдә тормышка ашыруның беренче мисалы. Бу эшне башка субъектларда да җәелдерәчәкләр.

270 мең сум урынына – 80 мең сум

Түбән Кама шәһәрендәге Балалар-яшүсмерләр туризм һәм экскурсияләр станциясе өстәмә белем бирү педагогы Венера Сәйфуллаева  яшүсмерләр өчен туган якны өйрәнү, фехтование юнәлешендә эш алып бара.

– Безнең кечкенә шәһәрдә нчар гадәтләр, интернет челтәренә бәйлелектән альтернатива юк. Шуңа да без төрле юнәлешләрдә яшүсмерләр үзләрен күрсәтә алырлык киңлек булдырырга телибез. Проектны конкурска тапшырганда, без фехтование белән шөгыльләнер өчен җайланмаларга алуга ача сорадык. Без “Кара бермөгез” тарихи модельләштерү клубы берләшмәсендә эшлибез. Ул туристлык-туган якын өйрәнү, тарихи реконструкция, балалар-тарихи реконструкциясен үз эченә ала. Физик затлар өчен мондый конкурс бик мөһим. Безнең оешма булса да, юридик зат кебек теркмәләгәнбез. Чөнки белем бирү учреждениесенә карыйбыз. Шуңа да мондый грантлар конкурсы нечкәлекләрдән башка гына, грантларга ия булу мөмкинлеген бирә” , – ди Венера.

270 мең сум сорасалар да, аларга 80 мең сум гына грант бирелгән. Күпкә өмет итеп, аз күләмдәге акча алсалар да, моңа риза алар. Бу акчалар тәнне саклау өчен җайланмалар, ярышларга бару чыгымнары өчен тотылачак.

“Әйдә, дуслашыйк!” проекты инде якынча 7-8  ел эшләп килә. Ул ишетү мөмкинлеге чикле булган балалар өчен жест телендә алып барыла торган видеотапшырулар төшерүне күздә тота. Проект сценаристы Анна Павлова әйтүенчә, шушы вакыт эчендә бик күп темаларга видео төшергәннәр. Алар арасында профессияләр, сәяхәтләр, волонтерлык эшчәнлеге, Кырым, Карелия, Ульяновскка багышланнары бар. Видеоконтент төшерү зур чыгымнар сорый икән. Шушы грант ярдәмендә берничә программа төшерә алачаклар. Әлеге 20 минутлык видеотапшырулар Россиядә генә түгел, БДБ илләренә дә җибәрелә икән. Татарстандагы мәктәп-интернатларына да тараталар. “Әгәр элек сурдотәрҗемәле яңалыклар булса, хәзер андыйлар юк. Шуңа да мондый видеороликларны Россиядә дә, БДБ илләрендә дә көтеп алалар”, – ди “Филантроп” оешмасында эшли торган проект авторлары.

Алга таба шушындый яшьләр идеяләренең бер базасын булдыру – Яшьләр эшләре министрлыгы бурычларының берсе. Киләчәктә “Татарстан – мөмкинлекләр территориясе” ресурс үзәге эшчәнлеге дәвамында аларны тормышка ашырырга телиләр.

Фотолар Яшьләр эшләре Министрлыгы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев