Логотип Идель
Бу – тема!

УҢЫШНЫ ҮЗЕҢӘ ТАРТЫП КИТЕРЕР ӨЧЕН НИНДИ СЫЙФАТЛАРГА ИЯ БУЛЫРГА КИРӘК?

Матур сүзләрне кем дә сөйли ала ул! Ә син сүзләреңне эш белән дәлилләп кара! Шул чакта күп кешенең көймәсе комга терәлә дә инде. Шуңа да кеше шәхесен кылган гамәлләре белән билгелиләр. Югары нәтиҗәләргә ирешә торган кешеләрне башкалардан аерып тора торган билгеле бер сыйфатлар исемлеге бар. Аларга ия булсаң, уңышка ирешәчәгеңне көт тә тор!

Кайвакыт без кешегә карыйбыз да, “Мин беркайчан да мондый була алмаячакмын”, дип уйлыйбыз. Ә бит шәхси үсешкә ия булыр өчен, кайбер сыйфатларны үзеңдә булдыру, алар өстендә эшләү генә кирәк. Бу нинди сыйфатлар соң?

1. Белем һәм үсеш алу мөмкинлегеинлеге

Биредә искәрмәләр була алмый. Чөнки бәхетле яки уңышлы кешеләр һәрчак белем эсти, үсеш ала. Алар тормышы һәм эшләренә җитди карый. Эшләрен дә билгеле бер максат белән башкара.

2. Кызыксынучанлык

Эшләре нәтиҗәле була торган кешеләр күп сораулар яудыра, кызыксунучан була.

3. Үз дигәнеңдә нык торучанлык

Күп кешеләр һәркем белән яхшы мөгамәләдә булу кирәк, дип уйлый. Тик бу дөрес түгел. Әдәпле булу кирәк, тик бөтен кеше белән дә ягымлы булырга тырышу кирәкми. Уңышлы кешеләр үзләре турында уйлый. Ләкин башкалар белән корбан итми. Аларның үз-үзләренә булган ышанычы менә шунда чагыла да инде.

4. Гафу итә белү

Үпкәләүләрне үз күңелеңдә саклау бер дә нәтиҗәле әйбер түгел. Эчтә йөрткән үпкәләр аркасында күп кенә мөнәсәбәтләр таркала. Ул кеше нигә шул әйберне эшләвен белмидер дә, бәлки. Кешеләр ахмаклыклар эшли. Әмма, моңа артык игътибар бирмичә генә, алга атларга кирәк.

5. Ирекле булу

Нәтиҗәгә ирешә торган кешеләргә тәэсир итү кыен. Алар башкаларны тыңласа да, үзләренчә фикер йөртә.

6. Хөрмәт белән карый белү

Токсик кешеләр сезгә яки башка кешеләргә начар тәэсир итә. Алар гына: “Син бик арыган булып күренәсең. Ни булды?” дип сорый ала. Бу шелтә сезне үзегезне начар итеп хис итәргә мәҗбүр итә. Бу дөньяда сезне түбәнгә төшерүдән үзләренә рәхәтлек ала торган бик күп кеше бар. Башкаларга хөрмәт белән караганнар беркайчан да болай эшләми. Сез башкалар белән килешмәсәгез дә, аларга карата хөрмәт белән карый аласыз. Уңышлы кешеләр – интернет-тролльләрнең капма-каршысы.

7. Дөреслек

Даими рәвештә ялганласагыз, сез кайчан да булса үз ятьмәләрегезгә эләгәчәксез. Ялган кайчан да булса сезнең үзегезгә килеп төшәчәк. Менә ни өчен дөреслекне сөйләү мөһим. Ул һәрвакыт матур яңгырамаска мөмкин. Ләкин ялганнан мең өлеш артык.

8. Төгәллек

Төгәллек фикерләүне көчәйтүне таләп итә. Күп кешеләр нәрсә әйтергә белмичә, бертуктаусыз сөйли ала. Алар сүзләренең кайберсе мишеньгә тияр, дип уйлый. Ләкин төгәл кеше булу өчен, үзеңне, снайпер кебек, тоту кирәк. Һәр җөмлә һәм гамәл билгеле бер максатка туры килергә тиеш.

9. Гаделлек

Гаделлек була торган әйбер түгел, дип санаучылар, үзләре гадел түгел. Әйе, кайвакыт тормышта ул булдырып булмаслык әйбер кебек күренә. Тик уңышлы кешеләр табигатькә каршы килә торган күп әйберне эшли. Алар башкалар башкармаган эшләрне башкара.

10. Сыгылмалылык

Тормышта яшәр, төрле уңышларга ирешер өчен, һәрвакыт яраклаша белергш кирәк. Менә ни өчен нәтиҗәгә ирешә торганнар сыгылмалы була. Әгәр сез аларга иске идеядән күпкә яхшырак эшли торган яңа идея бирсәгез, алар аның артыннан барачак. Чөнки мондыйлар эшли торган әйберләр яклы.

11. Үзеңне танып белү

Үзеңнең нәрсәгә сәләтле икәнеңне танып белү тормышны күпкә җиңеләйтә. Без еш кына үзебезнең кем булуыбызны аңлап бетермибез. Ләкин нәтиҗәгә ирешер өчен, үз мөмкинлекләреңне төгәл күз алдыңа китерү кирәк. Әгәр сезнең җитешсез якларыгыз бар яки сез хаталар ясыйсыз икән, үзеңне танып белү бу якта да гадел булырга мөмкинлек бирәчәк. Камил булмауда бернинди начарлык та юк. Әгәр сез бар яктан да камил икән, сез, мөгаен, роботтыр.

12. Оптимизм

Нәтиҗәгә ирешә торган кешеләргә берәр идея бирсәң, алар аны чишү юллары турында уйлый. Һәркем зарланып, “Без моны эшли алмыйбыз”, дип әйтергә мөмкин. Ләкин “Әйдә, моңа ирешү ысулларын табабыз”, дип әйтә белергә көч кирәк.

Бу сыйфатларның кайсысын кабул итәчәгегез бары тик үзегездән тора. Теге яки мондый кеше булу – сайлау һәм вакыт мәсьәләсе генә. Чөнки үз индивидуальлегегезне белгәч, тиешенчә эшли башлаячаксыз. Сезнең иске “мин”егез үткәндә калып, дөньяга яңа кеше барлыкка киләчәк.

Чыганак: DariusForoux

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев