23 март 2020 яңалыклары
-
БЫЕЛГЫ ЯЗ ҺӘМ ҖӘЙ НИНДИ БУЛЫР?/ҺАВА ТОРЫШЫ
Узган елгы салкын җәйдән һәм быелгы җылы кыштан соң күп кеше: “Быелгы җәй ничек килер икән?” – дип борчыла. Чыннан да, нинди булыр? Хәзер беләбез. -
«НИ ӨЧЕН?»: ТАБИБЛАР
Ни өчен табибларның халаты ак төстә? Ә ни өчен хирурглар операция вакытында зәңгәр яки яшел халат кия? “Ни өчен?” сәхифәсен сагынган дусларыбыз! Игътибар! Бүгенге темабыз - ТАБИБЛАР. Тагын да төгәлрәге – аларның кием төсләре! -
УҢЫШНЫ ҮЗЕҢӘ ТАРТЫП КИТЕРЕР ӨЧЕН НИНДИ СЫЙФАТЛАРГА ИЯ БУЛЫРГА КИРӘК?
Матур сүзләрне кем дә сөйли ала ул! Ә син сүзләреңне эш белән дәлилләп кара! Шул чакта күп кешенең көймәсе комга терәлә дә инде. Шуңа да кеше шәхесен кылган гамәлләре белән билгелиләр. Югары нәтиҗәләргә ирешә торган кешеләрне башкалардан аерып тора торган билгеле бер сыйфатлар исемлеге бар. Аларга ия булсаң, уңышка ирешәчәгеңне көт тә тор! -
МАСКАЛАРНЫ ТАТАРСТАН СТУДЕНТЛАРЫ ТЕГӘ
Бүген инфекциядән саклый торган битлекләрне даруханәләрдә табып булмый диярлек. Бу уңайдан, Татарстан студентлары да әлеге ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен, республика халкына ярдәмгә килгән. Алар медицина битлекләре тегә башлаган. -
КОНКУРС: «ИҢ ШӘП СЫЕРЧЫК ОЯСЫ»
Бу коронавирус атлы зәхмәт бигрәк уйламаганда-көтмәгәндә килеп чыкты бит әле. Хәзер күпләр карантинда, өйләрендә ни эшләргә белмичә ята торгандыр. Махсус сезнең өчен «ЯЛКЫН» яңа конкурс игълан итә: иң матур сыерчык оясы! -
«ИНТЕРНЕТТА УТЫРЫРГА РӨХСӘТ ИТМИЛӘР»
«Әти-әнием миңа Интернетта утырырга рөхсәт итми. Күп дигәндә, атнага бер тапкыр керергә ярый. Алардан качып анда утырудан туйдым. Дусларым Интернетта аралаша. Мин кайчак мөһим яңалыкларны да белми калам. «Миңа әти белән әни Интернетта утырырга рөхсәт бирми» дип әйтә алмыйм бит инде аларга. Нишләргә?»