МАСКАЛАРНЫ ТАТАРСТАН СТУДЕНТЛАРЫ ТЕГӘ
Бүген инфекциядән саклый торган битлекләрне даруханәләрдә табып булмый диярлек. Бу уңайдан, Татарстан студентлары да әлеге ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен, республика халкына ярдәмгә килгән. Алар медицина битлекләре тегә башлаган.
Шунысын әйтергә кирәк: әлеге битлекләр күп тапкыр куллана торган. Аларны агартылган бәз, флизелин һәм ситсыдан тегәләр. Аны 3-4 сәгать кулланганнан соң, юарга һәм кипкәч, максималь температурада үтүкләргә кирәк.
Узган атнада, 19 марттан, көллият һәм техникум студентлары дистанцион уку форматына күчте. Уку йортлары коллективлары битлекләрне тегү карарын, беренче чиратта, үзләре өчен кабул иткән. Хәзер инде егетләр-кызлар үзләренең остазлары белән бергә медицина битлекләрен тегеп, алар күпләп таләп ителгән җирләргә тапшыралар.
Әлеге битлекләрне Кукмара, Нурлат аграр көллиятләре, Түбән Кама һәм Чистай күппрофильле көллиятләре, Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте, Казан сәүдә-икътисад көллияте һәм Казан технология һәм дизайн көллиятендә тегәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 октября 2025 - 15:54
БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА РЕГИОНАЛЬ ЧЕМПИОНАТ
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
Комментарии
0
0
Молодцы?
0
0