КОНКУРС: «ИҢ ШӘП СЫЕРЧЫК ОЯСЫ»
Бу коронавирус атлы зәхмәт бигрәк уйламаганда-көтмәгәндә килеп чыкты бит әле. Хәзер күпләр карантинда, өйләрендә ни эшләргә белмичә ята торгандыр. Махсус сезнең өчен «ЯЛКЫН» яңа конкурс игълан итә: иң матур сыерчык оясы!
Җылы яклардан кошлар кайта башлады, һәм хәзер аларның көннәре оя табу, гаилә кору һәм кошчыклар тәрбияләү белән шөгыльләнеп үтәчәк. Ә без аларга ярдәм итә алабыз! Кошларга оя ясау – матур гадәт, һәм безнең кошларга карата хөрмәтебезне, мәрхәмәтлелегебезне чагылдыра торган гамәл.
Димәк, конкурсның шартлары: 20нче апрельга чаклы үзегез ясаган сыерчык оясын фотога төшереп, безнең почтага (yalkin@bk.ru) җибәрегез. Хатта катнашучының исем-фамилиясе татарча хатасыз язылган булырга тиеш. Конкурста ике җиңүче булачак: берсен редакция сайласа, икенчесе тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк. Катнашучыларга уңышлар!
Һәм онытмагыз: бу конкурста җиңелүчеләр юк, чөнки без, иң беренче чиратта, кошчыкларга ярдәм итәбез, ә башка җан ияләрен кайгыртучы, аларга ярдәм кулы сузучы кеше – һәрвакыт җиңүче!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 10:52
ТӘРТИП ӨЧЕН «ИКЕЛЕ» КУЙСАЛАР, МӘКТӘП ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕ ЧАКЫРАЧАК
-
22 октября 2026 - 08:01
ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ
-
21 октября 2026 - 11:13
КОФЕИНЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР БАЛАЛАРНЫҢ ЙОКЫСЫНА ҺӘМ КӘЕФЕНӘ ЙОГЫНТЫ ЯСАРГА МӨМКИН
Нет комментариев