Логотип Идель
Бу – тема!

НИЧЕК ТРАЙ ТИБҮДӘН ТУКТАРГА ҺӘМ ВАКЫТНЫ ФАЙДАЛЫ ИТЕП УЗДЫРЫРГА?

Вузларның дистанцион укуга күчүләре, укучыларның каникулга иртәрәк чыгуы кемнедер “колея”дан чыгарырга да мөмкин. Кем әйтмешли, буш вакыт арту ялкауланырга, мәгънәсез эшләр белән шөгыльләнергә этәрә. Ти-и-и-и-и-и-ик,  эшләгәннәрең нәтиҗәле  булсын, дисәң, вакытны файдалы итеп уздыра белергә кирәк. Моның өчен берничә кагыйдәне генә истә тоту мөһим.

Көн дәвамында студентларга уку, укуга бару, аннан кайту, ашау, йоклауга киткән вакытны саный башласаң, кич белән 1-2 сәгать кенә буш вакыт кала. Ә бу атнаны, дистанцион уку рәвешенә күчкәч, вакыт та арта, аны максималь дәрәҗәдә файдалы итеп уздыру мөмкинлеге дә күбәя.

Буш вакыт артканын тоярга мөмкинлек биргән 5 стратегия

Үз вакытыңның чикләрен билгелә

Кичне ничек уздырырга икәнлеген белмәсәң, моның турында алдан ук кайгыртып куярга кирәк. Мисал өчен, кич белән ашарга пешерәсең, подкаст тыңлыйсың, китап укыйсың, тренажер залына барасың, ди. Әгәр бу эшләрнең кайберсен башкалар белән бергә эшләсәң, көннәрне, чараларны алдан ук планлаштырырга өйрән. Мисал өчен, ялларны чәршәмбе яки пәнҗешәмбе үк планлаштыр. Хәтта телефоныңдагы календарьга да “ялларны планлаштырырга” дигән искә төшрә торган сигнал куярга мөмкин.

Эшкә әзерлек

Буш вакытны алдан ук файдалы итеп үткәрергә өйрәнеп була. Мисал өчен, тренажер залына бару өчен спорт сумкасын кичтән үк җыеп куярга, кибетләргә азык-төлек исемлеген дә алдан язарга... Шулай эшләгәндә, кич белән башка эшләргә дә вакыт күбрәк калачак. Кичке ашны вакытында ашарга өйрәнү эшсезлектән каңгырап йөрү ихтималын киметә, өйгә вакытында кайтырга этәрә.

Ләззәт китерә торган әйберне эшлә

Интернетта видеолар яки телефонда утыру гадәти шөгыльләр, тик алар кәефне күтәрми. Ә спорт, гыйбадәтханәгә бару, уку, музыка тыңлау, дуслар яки гаилә белән бергә вакыт уздыру, массаж, саф һавада йөрү, йога яки яраткан хоббиең болар барысы да кәефне яхшырта, стрессны киметә.

Әлбәттә, һәркемнең яраткан шөгыльләре төрле була. Шуңа да бәхетле итә торган шөгыльләр исемлеген язып чыгарга кирәк. Мисал өчен, син экстраверт икәнсең, монда кешеләр белән аралаша торган шөгыльләрне кертергә кирәк, ә интровертка исә, киресенчә, тынычлыкта калырга мөмкинлек бирә торган шөгыльләрне.

Икеләтә табыш

Кайбер чакта ике эшне берьюлы эшләп була. Мисал өчен, дустың белән саф һава суларга чыкканда, иҗади хоббиеңны да кулыңа кыстырып була. Шулай итеп, үзең башкарырга тиешле берничә эшне бер вакыт аралыгына кертеп була дигән сүз.

Вакытың мәгънәле узсын

Бер кич эчендә берничә эш белән шөгыльләнеп була. Мисал өчен, спорт күнекмәләрен ясап кына калмыйча, 15 минут вакытыңны китап укуга сарыф итәргә мөмкин. Берничә эшне бер вакытта эшләгәндә, бер вакыт аралыгында таулар күчереп булганына төшенәсең.

Чыганак: FastCompany

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев