Логотип Идель
Бу – тема!

БДИ-2020: ФИНИШ СЫЗЫГЫНА ЯКЫНЛАШАБЫЗ!

Март ае күпләр өчен яз килүне искәртсә, 9нчы һәм 11нче сыйныф укучыларына урак өсте башлануын хәбәр итә. Шулай булмый ни: имтиханнарга, чыннан да, күп калмый бит инде. Быел ТДИның (Төп дәүләт имтиханы – ОГЭ) төп этабы 22 майдан башланачак, ә БДИныкы – 25 майдан.

Быел имтиханнар кампаниясендә:

– 867 дәүләт һәм муниципаль мәктәпләр

– мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен 17 дәүләт мәктәбе

– 10 кичке мәктәп

– 3 шәхси мәктәп

– башка ведомстволарының 2 мәктәбе катнаша.

БДИны быел 180 611 кеше тапшырачак, шуларның:

– 17113е – быелгы чыгарылыш укучылары (аларның 247се – мөмкинлеге чикле укучылар)

– 277е – урта һөнәри белем бирү программасын тәмамлаучылар

– 1221е – узган елгы чыгарылыш укучылары.

БДИга кадәр инша язасы!

Хәзер БДИ тапшыруга керер өчен йомгаклау иншасы (изложение) язу мәҗбүри. Декабьдә мондый эшне 17042 кеше тапшырган. Инша буенча 16 682се зачет алган, изложение буенча – 318 кеше,  42 укучы инша буенча зачет ала алмаган. Кабаттан мондый эшне 113 кеше башкарган, анда инша буенча минималь баллны 4 укучы җыя алмаган. Өйдә укучы бер кыз төп һәм резерв көндә дә зачет ала алмаган. Быелгы чыгарылыш укучыларының мондый сынауны тапшырыр өчен тагын бер көннәре бар. Ул да булса – 6 май.

Быел БДИ биремнәренә бик аз үзгәрешләр кертелгән. Математика, биология, химия, информатика һәм ИКТ, чит телләр буенча үзгәрешләр юк. 11нче сыйныф укучысы математикадан БДИны йә профиль, йә база дәрәҗәсе буенча гына тапшыра ала. Ә, минималь балл җыя алмыйча, кабаттан тапшырганда, ул сайлаган профиль математикасын базага алыштыра ала, яки – киресенчә. Узган елгы чыгарылышлар исә бары тик профильле математиканы гына сайлый ала.

2018 һәм 2019 еллардагы сыман, быел да КИМнарны аудиториядә чыгартачаклар, җаваплар бланкын исә имтихан үткәрү пункты штабында скан аша уздырачаклар. Бу уңайдан, имтихан уздыру пунктларының техник яктан әзерлеген тикшереп, апробация уздырганнар. 13 май көнне бөтен чыгарылыш укучылары рус теленнән булачак апробациядә катнашачак, 17 майда – инглиз теленнән сөйләм бүлеге буенча.

Алдан тапшыру этабы

БДИның алдан тапшыру этабы 20 марттан 13 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Анда 469 укучы катнаша. Бу вакытта Казан һәм Яр Чаллыда имтихан тапшыруның 2 пункты эшләячәк. Имтиханны алдан тапшыручылар – узган елгы чыгарылышлар яки урта һөнәри белем бирү учреждениесен тәмамлаучылар. Узган елгы чыгарылышлар арасында рус теле, профильле математика, җәмгыять белеме, биология, химия, физика һәм тарих популяр икән.

Төп этап

Имтиханнарның төп этабы 25 майдан 29 июньгә кадәр дәвам итә. Беренче көнне укучылар география, әдәбият, информатика һәм ИКТ буенча имтихан тапшырачаклар. Рус теленнән имтихан – 28 май, математикадан 1нче июнь көнне булачак. Тиешле вакытта тапшыра алмаучылар исә резерв көннәрне сайлый ала. Алар 19 июньнән башлана. Соңгы резерв көн булып, 29 июнь санала. Ул вакытны теләсә кайсы предметтан имтихан тапшырып була.

Татарстанда, Россия белән чагыштырганда, профильле математика, физика, химия буенча имтихан тапшыручылар күбрәк. Ә җәмгыять белеме, тарих, әдәбият һәм география буенча, киресенчә, азрак.

Быел рус теленнән БДИны 17 156 кеше тапшырачак, профильле математиканы – 10 034 укучы, база дәрәҗәсендәге математиканы – 7051 кеше. Укучыларның үз теләкләре буенча тапшыра торган имтиханнары арасында лидер булып җәмгыять белеме, физика, химия, биология тора.

Алтын медаль алыр өчен нишләргә?

БДИ нәтиҗәләре алтын медаль алуга да тәэсир итә. Бөтен предметтан да “5”ле булу зарурлыгыннан тыш, рус теленнән һәм профильле математикадан, ким дигәндә, 70,  ә база дәрәҗәсендәге математикадан 5 балл җыярга кирәк. Әгәр медаль һәм кызыл аттестат алуга дәгъва кылган укучы рус теле һәм математикадан минималь балл җыя алмаса, аңа медаль тапшырылмый.

ТДИ

ТДИның алдан тапшыру этабы 21 апрельдән 16 майга кайдәр дәвам итә. Анда 10нан азрак 9нчы сыйныф укучысы катнаша. Төп этап 22 майдан башланачак. Шуңа да, “Соңгы кыңгырау” бәйрәмен уздырганда да, моны исәпкә алырга кушалар Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында. 20-30 июнь көннәрендә имтиханнарның резерв көннәре узачак.

Фото Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев