Алинә МИННЕВӘЛИЕВА автор яңалыклары
-
БУ 7 ҺӨНӘРГӘ ИХТЫЯҖ БЕРКАЙЧАН ДА БЕТМӘЯЧӘК
Мәктәпне тәмамлаганда, һәркем 7 юл чатында каладыр, мөгаен. “Кайсы юнәлешне сайларга?”, “Кем булырга?” – бу һәм башка сораулар һәркемне борчыйдыр ул. Әгәр син, нинди БДИларны тапшырырга икәнен сайлап та, ахырга кадәр кем булырга икәнне белмәсәң, “Ялкын” сиңа киңәшләре белән ярдәмгә килер. -
КЫЗЛАР 8 МАРТКА НИНДИ БҮЛӘК ТЕЛИ?
«Сөйгән кызы белән ачуланышырга өлгермәгәннәр, сезнең 4 көнегез калды». Мондый шаярту социаль челтәрләрдә киң таралды. Сер түгел, Халыкара хатын-кызлар көненә бүләк эзләгәндә, «Нинди бүләк бирергә икән?» дип һәр егет баш вата. Шуңа да ачуланышсаң, янәсе, проблемадан чыгу булачак. Ти-и-и-и-ик, чынлыкта, бу әле проблемаларның башы гына булырга мөмкин. Шуңа да бүләкне вакытында тапшырудан да яхшысы юк. -
80 МЕҢ ПЛАСТИК ШЕШӘ ҺӘМ 11 МЕҢ АЛЮМИНИЙ БАНКАСЫ... ЯГЪНИ ФАНДОМАТЛАРДА НИЛӘР БАР?
Ташларга җыенган шешә яки банкадан тагын әллә никадәр яңа әйбер ясап булганын беләсеңме син? Һәркем моннан хәбәрдар булса, алюминий банка яки пластик шешәне гадәти чүп контейнерына ташлаучылар бермә-бер кимер иде. Тик хәзер моңа сәбәп тә, стимул да бар! Чөнки Казанда фандоматлар барлыкка килде. -
ЯҢА ПРОФЕССИЯЛӘР... КИЛӘЧӘКТӘ ЭШСЕЗ КАЛМАС ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?
Урта яки югары уку йортын тәмамлагач, шунда ук эш эзләү башлана. Тик кайвакыт уку дәвамында өйрәтмәгән әйберләрне дә, заманага яраклашып белергә, төшенергә туры килә. Ә моның өчен теләк, вакыт һәм түземлек кенә таләп ителә. Боларны башкарып чыга алачагыңда безнең шик юк! -
«КВАНТОРИУМ» КАЗАНДА ДА БУЛАЧАК
Татарстанда хәзерге вакытта өч “Кванториум” бар. Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрендә урнашкан мондый технопаркларга Казандагысы да кушылачак. Әлеге “Кванториум” Татарстан башкаласында 2021нче елда барлыкка киләчәк. -
ВИЧлы ЯШҮСМЕРЛӘР: БЕРЕНЧЕ ОЧРАШУ, ӘММА СОҢГЫСЫ ТҮГЕЛ!
«Буллинг сүзе бүген шулкадәр популярлашып китте ки, яшүсмерләрнең күбесе моңа дучар була. Үзләре, мондый хәлгә калып кыерсытылганнар проблемалары белән бүлешергә курыкмый. 1 март исә Бөтенроссия дискриминация белән көрәшү көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Казанда яшүсмерләр өчен “ВИЧеринка” узды. -
ЯҢАРТЫЛГАН ЯШЬЛӘР ҮЗӘКЛӘРЕ, ЯШҮСМЕР КЛУБЛАРЫННАН НИЛӘР КӨТӘРГӘ?
Чананы – җәен, арбаны кышын әзерлә, ди татар халкы. Яшьләр җәен ял итәчәк урыннарны да инде бүген үк кайгыртырга кирәк. Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгында яшьләр үзәкләре, балалар сәламәтләндерү лагерьлары проектлары концепциясен яклау башланды. Алар барысы да яшьләр сәясәте объектларын яңарту, капиталь ремонт программасына кертелгән. -
МАЙ ЧАБУ БӘЙРӘМЕН КАЗАНДА НИЧЕК БӘЙРӘМ ИТӘЧӘКЛӘР? (ГРАФИК)
Казанда яңгыр ява, тамчы тама – һава торышы үзе дә яз килүен искәртә сыман. Бу атна ахырында Татарстанда рәсми рәвештә кышны озатачаклар. Май чабу бәйрәмен кайчан, кайда һәм ничек бәйрәм итеп булачак урыннарны “Ялкын” бер җиргә туплады. -
«MY CUP, PLEASE!»: КАҺВӘХАНӘГӘ ҮЗ САВЫТЫҢ БЕЛӘН ЙӨРҮ НИ ӨЧЕН КИРӘК?
Бүген күп кеше иртәсен каһвәсез яки каһвәханәгә барудан башка күз алдына китерә алмый. Тик, каһвә салынган стаканнар кәгазь булып тоелса да, аларның составында пластик бар. Ә мондый савытларны эшкәртеп булмый. Шуңа да экология ягын кайгыртучылар өчен Казанда берничә ел дәвамында "My cup, please!" проекты эшләп килә. Аның нигезендә Казанның кайбер кафеларында, каһвә яки чәйне үз савытыңа ясаттырганда, ташламадан файдалана аласың. -
МӘКТӘПТӘ ҺӘМ ВУЗДА ӨЙРӘНЕЛМИ КАЛГАН ӘЙБЕРЛӘР: 21 ГАСЫРДА АЛАРНЫ БЕЛҮ МӨҺИМ!
Сер түгел, вузны яки урта һөнәри уку йортын тәмамлаганнан соң, кеше үз профессиясе буенча эшләргә мәҗбүр түгел. Җитмәсә, “Гомер буе бер урында эшләргә”дигән кагыйдә дә юк. Вакыт үзенекен итә, шуңа да нинди уку йортын тәмамлауга карамастан, төрле шартларга ияләшергә, үзгәрешләргә әзер торырга кирәк. Тик моның өчен мәктәп яки вузда бирелгән белемнәр җитмәскә мөмкин. Көндәшлелеккә сәләтле булу өчен башка сыйфатларга да ия булу кирәк. -
ЯШЬЛӘР 33 МИЛЛИОН СУМНЫ КАЯ КУЯЧАК?
Татарстанныкылар кабаттан кесәләрен калынайта. Бу юлы – миллионнар белән. Ти-и-и-ик... бу акчаларны үз кесәңә түгел, ә социаль проектларны тормышка ашыру өчен тотарга кирәк булачак! -
23 ФЕВРАЛЬ: НИЧЕК БӘЙРӘМ ИТӘРГӘ?
23нче февраль – Ватанны саклаучылар көнен ничек бәйрәм итәргә белмисеңме? Ә бит Казанда бу көнне әллә никадәр чара була. Барып кына өлгер!. “Ялкын” аларның барысын да бер җирдә туплады. Аларга керү –бушлай. -
КЫШ КӨНЕ ПАЛАТКАДА ЯШӘҮ – ЧЕПУХА!
Татарстан егет-кызларына кышкы салкында армия чатырларында яшәү берни тормый. Моңа өстәп, кыр шартларында дәресләр алуда, үзләрен их яхшысы итеп күрсәтүдә дә сынатмый алар. “Җиңүгә тигезләшү” XVIII Халыкара яшь патриотлар слетында гомумкоманда исәбендә 2нче урынны яулый безнекеләр. Шушы слетта катнашкан республика егет-кызлары армия мәктәбенә дә, тормыш университетына да әзерләнеп чыгалар. -
21 ЯШЕНДӘ 1 МИЛЛИОН СУМ АКЧА ЭШЛӘГӘН АЛМАЗ ӘХТӘМОВ!
Уеннан уймак чыга, дисәләр дә, кайвакыт дөрес итеп формалаштырган максаттан әллә нинди зур уңышларга ирешеп, хәтта банк картаңда 1 миллион сум акча булдырып та була. Юк, мондый бәхет күктән яумый. Бары тик тырышлык, үҗәтлек, алны-ялны белмичә эшләү теләге кирәк. Тумышы белән Түбән Камадан булган Алмаз Әхтәмов моны үз җилкәсендә татыган. Ул – 21 яшендә 1 миллион сум акча эшләүгә ирешкән егет. -
«Э-МОЦИЯ»дә КУНАКТА – ПРЕЗИДЕНТ!
«Мин үзем турында нәрсә хәтерлим». «Э-моция» иҗади инклюзив театраль студиясенең шулай дип исемләнгән спектаклен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та карады. «Мин үзем турында нәрсә хәтерлим» спектакле – студиянең чираттагы иҗат җимеше.
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?