«КВАНТОРИУМ» КАЗАНДА ДА БУЛАЧАК
Татарстанда хәзерге вакытта өч “Кванториум” бар. Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрендә урнашкан мондый технопаркларга Казандагысы да кушылачак. Әлеге “Кванториум” Татарстан башкаласында 2021нче елда барлыкка киләчәк.
Әлеге технопарк “Һәр баланың уңышы” федераль проекты буенча төзеләчәк. Бу проект “Мәгариф” милли проектына керә. Казан “Кванториум”ы күп төрле юнәлешләрне үз эченгә алачак.
Шулай ук 2020 һәм 2021 елда Яр Чаллыда ике мобиль “Кванториум” да пәйда булачак. Алар республиканың якын-тирә районнарыннан булган балалар өчен эшләячәк.
Укучыларга техник иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлеген биргән технопарклар системасы Татарстанда 2015 елда барлыкка килде. Яр Чаллыда биредә ел саен 460 укучы шөгыльләнә, Әлмәт һәм Түбән Камада 2017 елдан бирле һәр уку елында 1300 һәм 1000 укучы белем ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 августа 2026 - 11:17
1 СЕНТЯБРЬДӘН МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕС ВАКЫТЫНДА СМАРТФОН КУЛЛАНУ ТЫЕЛА
-
26 августа 2026 - 08:39
АБИТУРИЕНТЛАРГА УКУ КРЕДИТЫН ВУЗГА КАБУЛ ИТЕЛГӘНЧЕ ҮК БИРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
25 августа 2026 - 15:59
ДИДЖЕЙ-СЕТ, ПОДКАСТ СТУДИЯСЕ ҺӘМ СВОП-МАРКЕТ: КАЗАНДА «СИН» КОНТЕНТ-ВЕЧЕРИНКАСЫ УЗАЧАК
-
25 августа 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
Нет комментариев